Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

14 февраль - гашыйклар көне

"Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар. Мәхәббәткә рәхмәт әйтмиләр. Ул бүләк тә һәм бурыч та түгел, мәхәббәтне гаеп итмиләр" Нури Арслан Бүген - 14 нче февраль - Гашыйклар көне. Бу көнне сөеклегезгә, яраткан кешегезгә бүләк әзерләп ярату хисләрегезне белдерегез. Бүген генә түгел, гомумән, елның һәр көне сезгә яраткан кешегезнең җылысын тоярга мөмкинлек бирсен,...

"Мәхәббәткә рөхсәт сорамыйлар.
Мәхәббәткә рәхмәт әйтмиләр.
Ул бүләк тә һәм бурыч та түгел,
мәхәббәтне гаеп итмиләр" Нури Арслан
Бүген - 14 нче февраль - Гашыйклар көне. Бу көнне сөеклегезгә, яраткан кешегезгә бүләк әзерләп ярату хисләрегезне белдерегез. Бүген генә түгел, гомумән, елның һәр көне сезгә яраткан кешегезнең җылысын тоярга мөмкинлек бирсен, сез дә аны үзегезнең мәхәббәтегез, җылы карашыгыз, ихтирамыгыз белән бәхетле итегез.
Гүзәл затларга бүләккә чәчәк бирергә уйласагыз, йолдызнамәдә һәр йолдызның үз чәчәге бар икән. Аңа гына туры килә торган. Якыннарыгызга бүләк әзерләгәндә дә моны истә тотсагыз иде:
Кучкар - азалия, кызыл роза, гладиолус, миләүшә, кыңгырау чәчәк.
Үгезбозау - үзамбар миләүшәсе, цикламен, ландыш, алсу роза, ал сирень.
Игезәкләр - традесканция, аспарагус нәркис, маргаритка.
Кысла - фуксия, ак чәчәкләр, лилия, ландыш.
Арыслан - камелия, гладиолус, пион, эре розалар.
Кыз - аспарагус, астра, филодендрон, миләүшә.
Үлчәү - гортензия, хризантема, алсу роза, миләүшә.
Скорпион - канәфер чәчәк, пион, хризантема.
Укчы - кызыл канәфер, нәркис, лимон.
Кәҗәмөгез - фикус, ак канәфер, лалә чәчәге.
Сукояр - ак сирень, нәркис, орхидея.
Балык - магнолия, лилия, лотос, мимоза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев