Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АЛКИНО-2: Хәрби хезмәттәге егетләрдән Актанышка сәлам алып кайттык

Башкортстан Республикасының Чишмә районы Алкино-2 хәрби бистәсе Актаныштан артык ерак түгел. Шуңа да, әти-әниләр бу юлларга тузан төшермиләр - мөмкинлек булган саен, уллары белән күзгә-күз карашып сөйләшеп, туган өй исләрен сеңдергән, кул һәм йөрәк җылысы кушып пешергән ризыклары белән сыйлап, күңелләрен тынычландырып кайталар. Көзен армия сафларына алынган биш райондаш егетебезнең...

Башкортстан Республикасының Чишмә районы Алкино-2 хәрби бистәсе Актаныштан артык ерак түгел. Шуңа да, әти-әниләр бу юлларга тузан төшермиләр - мөмкинлек булган саен, уллары белән күзгә-күз карашып сөйләшеп, туган өй исләрен сеңдергән, кул һәм йөрәк җылысы кушып пешергән ризыклары белән сыйлап, күңелләрен тынычландырып кайталар.
Көзен армия сафларына алынган биш райондаш егетебезнең 22 гыйнвар көнне хәрби ант кабул итү тантанасында да әти-әниләре катнашты. Эшлекле сәфәрне район хәрби комиссариаты һәм район җитәкчелеге оештырды.
- Биредә шартлар бик яхшы. Әйбәт ашаталар, киемнәребез җылы, бик салкында хәтта тышка построениегә чыгармыйлар, - ди яшь солдат Илсур Әхмәтгалиев. Ул хәрби хезмәткә энесе Инсаф белән бергә, бер үк частька эләккән. Илдар Басыйров, Илдар Хәертдинов, Илшат Гайнуллин бу көнне, шулай ук, ант кабул иттеләр.
- Улларыбыз өчен җаныбыз тыныч, - дип сүзгә кушыла Актаныштан Фәнзилә Гайнуллина. - Мондагы шартларны үз күзебез белән күргәч, тынычландык. Аралар якын булгач, бик рәхәт. Автобуслар биреп, әти-әниләрне шушы тантанага алып килүләре өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәт.
Алкино-2 хәрби часте белән Актаныш район җитәкчелеге арасында быел үзенчәлекле килешү төзелгән: солдат егетләрдән төзелгән хоккей командасы 30 гыйнвардан Актанышка "Лачын" боз сараена күнекмәләргә киләчәкләр. Оборона министрлыгының инженер хәрби частьләре арасында алар инде берничә ел рәттән беренчелекне бирми икән. Команда составында районыбыздан ике егет: Айнур Фазлыев һәм Аяз Сәрвәровлар да булу -зур горурлык.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев