Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Армиягә сөенечле хәбәр китте

Армиядә хезмәт итүче Актаныш егете Илнур Хәбибуллинга өр-яңа йорт төзеп тапшырылды. Фатир ачкычын аның әтисенең бертуган апасы Кадрия Фәрхиева кабул итеп алды. Әлеге шатлыклы вакыйга шушы атна башында булды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, аның инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының Актаныш...

Армиядә хезмәт итүче Актаныш егете Илнур Хәбибуллинга өр-яңа йорт төзеп тапшырылды. Фатир ачкычын аның әтисенең бертуган апасы Кадрия Фәрхиева кабул итеп алды. Әлеге шатлыклы вакыйга шушы атна башында булды.
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, аның инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының Актаныш һәм Минзәлә районнарындагы вәкиле Сирина Шәехова, ПМК төзелеш оешмасы җитәкчесе Асыл Шәяхмәтов катнашты.
Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 2014 елда 4 фатир бирелгән иде инде. Актаныштан читтә фатир алучылар да бар. Ә шушы көннәрдә Актанышның Баян Дәүләтов урамында бик матур, зәвыклы итеп төзелгән шәхси йорт файдалануга тапшырылды. ПМК оешмасы аны кыска вакыт эчендә сафка бастырды.
Быел ПМК оешмасы тарафыннан районда бик күп объектлар төзелде. Җәй башында Чөгәнәдә клуб тапшырылды. "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле бинасы капиталь ремонтланды. Иске Кормашта авыл җирлеге Советы бинасы капиталь төзекләндерелеп, кулланышка бирелде. 29 октябрьдә гимназия өчен интернат бинасы ишекләрен ачты.
- Илнур Хәбибуллин өчен төзелгән йортның квадрат метры бик зур булмаса да, аның барлык уңайлыклары тудырылган. Уты, суы, газы кергән. Мунчасына, сараена аерым ишектән керәсе, - ди Асыл Шәяхмәтов.
Кадрия Фәрхиева шатлыклы хисләре белән уртаклашты:
- Илнур - энемнең улы. 24 октябрьдә армия сафларына алынды. Хәзерге көндә Самарада. 19 ноябрьдә хәрби ант кабул итәчәк, янына барырга җыенабыз. Шушы өй белән безне куандырганнары, балаларны сөендергәннәре өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә, җитәкчеләре Асыл Шәяхмәтовка, шулай ук Глүзә Хәертдиновага, Сирина Шәеховага рәхмәтебез зур, - диде.
- Киләчәктә Илнурга, үз гаиләсен корып, шушы йортта бәхетле гомер итәргә, сау-сәламәт балалар үстерергә язсын. Әле бу программа шушы йортны тапшыру белән генә төгәлләнми. Алдагы елларда да матур, уңайлы йортлар төзелер дип көтәбез, - диде Сирина Шәехова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев