Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Әтәч елында туган актанышлылардан Яңа ел теләкләре

Җиһанга Кызыл Әтәч елы аяк басты. Әтәч елында туучыларга күзәтүчәнлек, башлаган эшләрен җиренә җиткереп башкару кебек сыйфатлар хас. Алар кирәк вакытта горур да була беләләр. Ничек кенә булмасын, һәркем яңа елдан бары тик яхшылыклар гына көтә. Ул елда туган булсаң, бигрәк тә. Агымдагы ел нәрсәсе белән исегездә калды, киләсе елдан...

Җиһанга Кызыл Әтәч елы аяк басты. Әтәч елында туучыларга күзәтүчәнлек, башлаган эшләрен җиренә җиткереп башкару кебек сыйфатлар хас. Алар кирәк вакытта горур да була беләләр. Ничек кенә булмасын, һәркем яңа елдан бары тик яхшылыклар гына көтә. Ул елда туган булсаң, бигрәк тә.
Агымдагы ел нәрсәсе белән исегездә калды, киләсе елдан ни көтәсез, дигән сорау белән Әтәч елында туган берничә кешегә мөрәҗәгать иттек. Үзебезнең мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә Әтәч елында туган игезәкләр Айсылу Мөхәмәтдинова белән Таңсылу Фәрдиева хезмәт куя. Бер кеше белән сүзгә килмичә, бар эшне карусыз башкаручы кызларыбызның Әтәч елында тууларына хәтта ышанасы да килми. Әтәчләрнең дә төрлесе бар, димәк.
Айсылу Мөхәмәтдинова һәм Таңсылу Фәрдиева:
- Яңа елны ничек каршыласаң, шулай уздырырсың, дигән сүзләр белән кемдер килешер, кемдер килешмәс. Яңа елдан һәркем ниндидер яңалык, могҗиза, яхшылык, бәхет, шатлык көтә. Саулыгы какшаган - саулык, байлыгы булмаган - байлык, мәхәббәте булмаган - мәхәббәт, тынычлыгы булмаган иминлек теләр. Яңа елга күтәренке кәеф, ак хыяллар, якты теләкләр белән керик, дуслар.
Әтәч елында туган кешеләр бар эшне гамәли яктан якын килеп башкаралар, җирдә нык басып торучаннар, тормыштан нәрсә көткәннәрен анык беләләр. Без Әтәч елында бар кешегә дә тынычлык һәм сабырлык, әтәчләргә хас җитезлек теләр идек.
Әскыя Хөббетдинова, "Чиялек" хуҗалыгы хисапчысы:
- 2016 - кәбисә елы минем өчен начар булмады. Болгарга бардым. Анда Ак мәчеткә кереп, намаз укыдым. Чишмәләреннән сулар алып кайттым. Әтәч елында туган кеше буларак, миндә әтәч характеры бераз бар. Кайвакыт кеше тискәре мөнәсәбәтен белдерсә, күңелемә авыр алып, кабынып китәм. Әмма тиз арада суынып, аны җиңел генә кичерә дә беләм. Әтәч кебек биергә, тавык кебек күп сөйләшергә яратам.
2017 ел безгә бары тик шатлык-куанычлар гына алып килсен иде. Барыбыз да сәламәт, илләребез тыныч, кешеләр бер-берсенә мәрхәмәтле булсыннар. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы буларак, басуларыбыздан мул уңышлар җыеп алырга язсын, терлекчелектә дә күрсәткечләребез яхшырсын, баш саннары артсын, дигән теләктә калам.
Ләйсән Нурлыева, Актаныш технология техникумы директоры:
- 2016 елда мәгариф системасында шактый эшләр башкарылды. Укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләүнең системасы, методикасы булдырылды. Шуның нәтиҗәсендә барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулларына өлгергәнлек турында аттестат алдылар. Үземә килгәндә, Актаныш технология техникумын җитәкли башладым. Техникумда авыл хуҗалыгына һөнәри белемле кадрлар әзерләү төп максат итеп куела. 2017 елда техникум ресурс үзәге буларак эшли башлый. Хәзер уку йортын тиешле җиһазлар белән комплектлаштыру бара. Яңа елда барлык педагогик составның һөнәри осталыгын арттыру буенча эш алып барылачак.
Теләкләргә килгәндә, барлык борчу-мәшәкатьләр Маймыл елында калсын. Гаиләләребезгә иминлек, сәламәтлек, барлык хыялларыбызның чынга ашуын телим (Ләйсән Нурлыеваның тормыш иптәше Наил Нурлыев та, уллары Динислам да Әтәч елында туганнар).
Рҗүдә Әхмәтова, Актанышның 1 нче мәктәбенең математика укытучысы:
- Агымдагы ел XI а сыйныфы укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарын бик яхшы тапшырулары белән истә калды. Безнең бөтен шатлык: укучыларның, балаларыбызның исән-имин булуы, аларның уңышларын күрү. Әтәч елы да безгә бары тик уңышлар гына алып килсен. Дөньялар тыныч булсын.
Ленар Әхмәтҗанов, район хәрби комиссары: Бу кәбисә ел бик җиңелләрдән булмады - авырлыкларын, үз кыенлыкларын күрсәтте. Шулай да, эштә коллектив белән аларны җиңә барып, яхшы гына үттек. Хәрби хезмәткә чакырылучылар планын үтәдек, матур нәтиҗәләребез бар. Гаиләдә исә бар да имин. Кызыбыз мәктәптә бик яхшы билгеләренә укып йөри, яратып шахмат белән шөгыльләнә.
Киләсе елда да барыбыз да сәламәт булып, үзебезнең коллектив белән тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешеп, матур гына эшләргә язсын. Алдагы елда контракт хезмәтенә китүчеләр планын үтәргә тырышачакбыз. Иң мөһиме - сәламәтлек, оптимизм, алдагы көнгә якты өмет һәм ышаныч булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев