Яңа елда да бергә булыйк: ЮХИДИ җитәкчеләре «Актаныш-информ» коллективын котлады
Яңа елны каршылаганда иске елны да хөрмәтләп, рәхмәтләр әйтеп озатабыз. Бүген «Актаныш-информ» коллективына Актаныш муниципаль районы ЮХИДИ җитәкчеләре килде. ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев һәм Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова журналистлар белән 2024 нче елгы уртак хезмәттәшлеккә йомгак ясадылар.
ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев әйтүенә караганда 2024 елда Актаныш районы территориясендәге авылара, төбәкара юлларда юл фаҗигаләре саны, Аллага шөкер, күзгә күренеп кимегән.
Мондый куанычлы күрсәткечләргә ирешүдә «Актаныш-информ» коллективының да өлеше зур, дип бәяләде Ренат Радик улы.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова «Актаныш таңнары» газетасы, «Актаныш-информ» социаль челтәрләре һәм сайты, «Актаныш» телевидениесе һәм радиосы хезмәткәрләренең һәрберсенә җылы сүзләр әйтеп эшчәнлегебезгә югары бәя бирде.
Җитәкчеләр каләм осталарына дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырганнан соң бәйрәм мул табын янында дәвам итте.
«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш-информ» директоры Айнур Гыймадиев барлык журналистлар исеменнән ЮХИДИ җитәкчелегенә үзара тыгыз элемтәдә булганнары, кызыклы, кирәкле язмалар әзерләүдәге ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Уртак хезмәттәшлекнең нәтиҗәләре дә матур була.
Айнур Рәсим улы «Журналистларыбызның ЮХИДИ темасын яктырткан язмалары республикада да югары бәяләнде, Ләйсән Газизова белән Рузилә Хәсәнова «Ышаныч һәм Иминлек» конкурсында призлы урыннарга лаек булдылар», дип билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев