Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

Агыйделдә боз китте: язның тере сулышы

Агыйдел елгасында боз кузгалуы — табигатьнең яңарышын хәбәр итүче иң күркәм күренешләрнең берсе. Ел саен бу мизгелне көтеп алган халык елга буена җыела, теләкләр тели, иске йолаларны искә төшерә.

 

Агыйделдә боз китү — ул гади табигый күренеш кенә түгел, ә кешеләрне берләштергән, күңелләргә өмет салган вакыйга да. Елга ярында җыелган җирле халык бу мизгелне ел саен көтеп ала, чөнки нәкъ менә шушы вакытта язның чын-чынлап башлануын тоярга мөмкин.

Фәридә Солтанова да бу күренешне сокланып күзәтте:
«Бар нәрсә күренеп тора бит, бигрәк матур. Иминлек булсын, сәламәтлек булсын барыбызга да. Тагын күрергә язсын безгә бу күренешне», — дип изге теләкләрен җиткерде ул. Аның сүзләрендә табигатькә соклану гына түгел, ә киләчәккә өмет тә яңгырый.

Элек-электән килгән йола буенча, боз киткәндә суга вак тиен акчалар ыргыту гадәте дә искә алынды. Бу гамәлне кешеләр саулык-сәламәтлек, иминлек теләп башкара. «Киләсе юлы, Алла боерса, әзерләнеп килербез, тиеннәр алып чыгып суга салырбыз», — ди Фәридә ханым.

Миңнехан Фатхетдинов та бу вакыйганы үзенчә бәяли:
«Киләсе елларда да шулай ук тынычлыкта, иминлектә күрергә язсын иде. Ел саен көтеп алабыз бу мизгелне», — ди ул.

Илхам Муратов фикеренчә, боз китү — ул гади табигать күренеше генә түгел, ә кешеләр өчен үзенә күрә бер очрашу да:
«Бу — бер елга бер килә торган җыен кебек. Кешеләр бер-берсен күрә, аралаша, яңадан очраша. Язгы җанлану шушы мизгелдән башлана», — ди ул.

Чыннан да, боз кузгалу белән табигать тә уяна: агачлар бөреләнә, кошлар кайта, һавада яз исе тарала. Агыйдел өстеннән аккан бозлар — кыш белән хушлашу, ә яз белән яңа очрашу символы.

Бу күренеш кешеләргә бары тик матурлык кына түгел, ә күңел җылысы, өмет һәм яңарыш хисе дә бүләк итә. Яз үз кануннарын кертә, һәм тормыш яңадан кайный башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев