Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

Сабантуйда хатын – кызлар көрәшендә җиңгән абсолют батырга 100 мең бирәчәкләр

Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында Сабантуйда хатын – кызлар көрәшендә җиңгән абсолют батырга 100 000 сум бирәчәкләр.

Бу хакта Чүпрәле районының «ТАТМЕДИА» филиалы хәбәр итә. 

2025 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Кече Чынлы авылы Сабан туенда төп вакыйга — хатын-кызлар арасында мавыктыргыч милли көрәш!  Җиңүчегә 100 000 сум күләмендә, һәр катнашучыга 10 000 сум күләмендә приз биреләчәк! Бу хакта безгә «Чынлы» ҖЧҖ җитәкчесе Барис Гафуров белдерә.

Кунакларны татар эстрадасы йолдызы Илсөя Бәдретдинова катнашында онытылмас тамаша көтә.

Кече Чынлыга килегез- бик «Эссе» һәм халыкчан булачак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев