Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Әҗәкүл су буенда профилактик рейд узды: белгечләр куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде

Җәйге эссе көннәр башлану белән сулыкларда халык саны арта. Әмма су керү өчен махсус җиһазландырылган урыннар булмаган Актаныш районында сулыкларда коену тыела. Бу көннәрдә районда балалар һәм өлкәннәр арасында су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне искә төшерү максатыннан профилактик рейдлар дәвам итә.

Чираттагы профилактик чара Әҗәкүл авылы янындагы сулыкта узды. Рейдта Актаныш районының 103 нче янгын-коткару бүлеге җитәкчесе Динар Садыков, гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хөсәенов, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Ләйсән Мирхәйдәрова, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор, полиция капитаны Илюзә Хәсәнова катнашты.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, район территориясендә су керү өчен махсус билгеләнгән урыннар юк, шуңа күрә сулыкларда коену катгый тыела. Шулай да кайбер гражданнар әлеге таләпләрне санга сукмый, аеруча балаларның өлкәннәр күзәтүеннән башка су буена баруы борчылу тудыра.

— Җәйге чор башлану белән кешеләр сулыкларга ешрак йөри башлый. Әмма безнең районда су керү өчен махсус урыннар ясалмаган, шуңа күрә суда коену тыела. Кызганычка каршы, тыюларга карамастан, кайберәүләр бу кагыйдәне үтәми. Аеруча балаларның әти-әниләреннән башка су янына баруы зур куркыныч тудыра, — дип билгеләп үтте Динар Садыков.

Ул ата-аналарга балалары белән куркынычсызлык турында даими сөйләшүләр алып барырга, каникул вакытында аларның ялын һәм кайда булуын контрольдә тотарга кирәклеген искәртте.

— Балаларның су керәсе килсә дә, ата-аналар аларны күзәтүсез калдырырга тиеш түгел. Ләкин Актаныш районында су керү барыбер тыела, чөнки сулыклар куркынычсызлык таләпләренә туры китереп җиһазландырылмаган, — диде 103 нче янгын-коткару бүлеге җитәкчесе.

Рейд барышында Әҗәкүл авылы янындагы буада өч балигъ булмаган бала ачыкланган. Алар сулык янында әти-әниләреннән яки законлы вәкилләреннән башка булган.

Балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор Илюзә Хәсәнова ата-аналарга балаларның куркынычсызлыгы өчен җаваплылык турында искәртте.

— Әгәр балалар сулыкларда ата-аналардан башка йөрсә, закон нигезендә административ чаралар күрелергә мөмкин. Беренче очракта кисәтү ясала, кабатланган очракта штраф салына һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек исәбенә куелырга мөмкин. Бу чараларның төп максаты — балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, — дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев