«Бүләк» лагерендә юл хәрәкәте иминлеге турында сөйләштеләр
Бүген Актаныш районының «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагерендә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган профилактик очрашу узды.
Балалар белән полиция лейтенанты, Дәүләт автоинспекциясенең өлкән инспекторы Артур Зиганшин һәм ГБУ «БДД»ның Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова очрашты.
Очрашу барышында балаларга җәйге чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең әһәмияте турында сөйләделәр. Җәй айларында юлларда транспорт хәрәкәте аеруча күп була, шуңа күрә һәр юл хәрәкәтендә катнашучыдан игътибарлылык һәм җаваплылык таләп ителә. Белгечләр юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын искәрттеләр.
Шулай ук балаларның транспорт чараларын йөртеп карарга кызыксынуы турында да сүз булды. Очрашуда автомобиль, мотоцикл һәм башка механик транспорт чаралары белән бары тик тиешле яшькә җиткән һәм йөртү таныклыгы алган кешеләр генә идарә итә алуын аңлаттылар. Әти-әниләргә исә балалар белән юл иминлеге темасына даими аңлату эшләре алып баруның әһәмияте искәртелде.
Балалар Артур Фавазитовичка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар. Иң актив катнашучыларга блокнотлар тапшырылды, ә һәр балага юл хәрәкәте иминлеге буенча белешмәлекләр таратылды.
Мондый профилактик очрашулар балаларның юлларда хәвефсез йөрү күнекмәләрен ныгытуга, җаваплылык хисе тәрбияләүгә һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев