Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Электр самокатында йөргәндә егылган укучыны хастаханәгә озатканнар

Балигъ булмаган 2015 елгы райондашыбыз электр самокатында егылып авыр тән җәрәхәтләре алды. Ашыгыч ярдәм машинасы белән Яр Чаллы шәһәренә озаттылар.

Чыганак

Районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе янә бер кат кисәтә:  электр самокатлары һәм башка индивидуаль мобильлек чараларын кулланганда куркынычсызлык чараларын истә тоту мөһим.

Соңгы вакытта юлларда балалар һәм яшүсмерләр арасында имгәнү очраклары ешайды. Еш кына бу элементар юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмау, саклагыч экипировка булмау һәм җанлы участокларда хәрәкәт итү белән бәйле.

Мисал өчен бүген,  күптән түгел Актаныш белән 57 нче бистәне тоташтырган Хөснияров урамында төшерелгән фото бу.  Балалар велосипедта юл уртасында узышлы уйный.  Кайнап торган юл өстендә арттан һәм каршыга килгән машиналарга игътибар бирми язмышны сыныйлар. 

Балалар белән аңлату эшләре алып барсагыз иде.  Фаҗига бер генә була.  Аларның иминлеге безнең кулларда- шуны онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев