Язгы чорда саклык чаралары: ветеринария белгече киңәшләре
Яз җитү белән хайваннар арасында йогышлы чирләр таралу куркынычы арта. Актаныш районы ветеринария участогы житәкчесе Фиргәт Абдрахманов халыкны уяу булырга, профилактика чараларын вакытында үткәрергә чакыра.
Яз көне карлар эреп, су җыелу чорында төрле йогышлы чирләр активлаша. Ветеринария хезмәте мәгълүматларына караганда, республикада бүген дә котыру чире очраклары теркәлә. Бу чирне еш кына төлкеләр тарата: алар йорт хайваннары белән контактка кереп, инфекцияне этләргә, мәчеләргә һәм башка терлекләргә йоктыра ала.
Шуңа күрә йорт хайваннарына вакцинация ясату — иң мөһим чараларның берсе. Хәтта өйдән чыкмый торган эт-мәчеләр дә куркыныч астында булырга мөмкин. Котыру чире — кеше өчен дә бик куркыныч зооантропоноз чир, ул тешләү яки тырнау аша йога.
Моннан тыш, соңгы вакытта күрше төбәкләрдә африка дуңгыз чумасы, бруцеллез, ящур кебек авырулар очрый. Бруцеллез бигрәк тә куркыныч: ул кешегә дә күчәргә мөмкин, аеруча шәхси хуҗалыкта ветеринария тикшерүе уздырылмаган ит һәм сөт кулланганда.
Белгечләр ассызыклаганча, малларны бары тик тикшерелгән, документлары булган хуҗалыклардан гына алырга кирәк. Яңа кайтартылган терлекләрне мәҗбүри рәвештә карантинда тоту зарур.
Корбан чалу чорына әзерлек тә аерым игътибар таләп итә. Сарыклар һәм башка терлекләр алдан дегельминтизация үтәргә, бруцеллезга тикшерелергә тиеш. Ит продукциясен исә бары тик лаборатория аша тикшерелгәннән соң гына куллану киңәш ителә.
Кош-корт асраучыларга да саклык чараларын үтәргә кирәк. Күчмә кошлар белән бергә кош гриппы керү куркынычы бар. Шуңа күрә кош-кортны тикшерелгән урыннардан гына сатып алу һәм асрау урыннарын даими дезинфекцияләү мөһим.
Ветеринария хезмәте шулай ук төзелеш алып барганда да сак булырга киңәш итә: элекке ферма урыннары яки скотомогильниклар булган территорияләрдә йорт салу тыела.
Белгечләр искәртә: гади профилактика кагыйдәләрен үтәү — терлекләрне дә, кешеләрне дә куркыныч авырулардан саклап калуның иң нәтиҗәле юлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев