Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

«Иске Идел» ял паркында балалар өчен күңелле бәйрәм узды

«Бүләк» балалар сәламәтләндерү лагереның өченче сменасында ял итүчеләр өчен Иске Идел паркында Нептун бәйрәме оештырылды. Күңелле уеннар, эстафеталар һәм табигать кочагындагы ял белән үрелеп барган чарада балаларга су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләре дә искә төшерелде.

«Бүләк» балалар сәламәтләндерү лагере җитәкчесе Гөлназ Вәлиева мондый чараларның балалар өчен әһәмиятен билгеләп үтте.

— Без элек тә шушы форматтагы бәйрәмнәрне үткәрә идек. Миңа калса, бик матур бәйрәм килеп чыкты. Балаларның лагерь территориясендә генә булуы дөрес түгел. Табигатькә чыгу, яңа урыннар күрү алар өчен дә кызыклы һәм файдалы, — диде ул.

Аның сүзләренә караганда, өченче сменада ял итүчеләрне алда да бай программа көтә. Экскурсияләр, бассейнга йөрү, кинотеатрга бару һәм башка чаралар балаларның җәйге ялын тагын да кызыклырак итәчәк.

— Смена башында яңгырлы көннәр булды, шуңа күрә чараларны күбрәк лагерь территориясендә үткәрдек. Спортзалларда уйнадык, кино карадык, төрле очрашулар оештырдык. Хәзер көннәр аяз, балаларны лагерьдан читкә дә алып чыгабыз. Аларның һәр көне истәлекле булсын өчен тырышабыз. Балалар канәгать, Аллаһка шөкер, — дип сөйләде Гөлназ Вәлиева.

Нептун бәйрәме кысаларында балалар белән Актаныш районының 103 нче янгын-коткару бүлеге җиәкчесе Динар Садыков та очрашты. Ул су объектларында иминлек кагыйдәләре турында сөйләде һәм балалар белән сорау-җавап форматында аралашты.

Динар Садыков балаларга өлкәннәрдән башка сулыклар янына барырга ярамаганын, Актаныш районында рәсми коену урыннары булмавын искәртте. Шулай ук су буенда ял иткәндә коткару жилеты яки коткару түгәрәге куллануның мөһимлеген аңлатты.

Балаларга таныш булмаган урыннарда суга кермәскә, биек урыннардан сикермәскә кирәклеге дә искәртелде. Чөнки су төбендә күренми торган төрле әйберләр булырга мөмкин, һәм бу сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудыра.

Күңелле бәйрәм балаларга күтәренке кәеф бүләк итсә, куркынычсызлык буенча әңгәмә җәйге ял вакытында үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерергә ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев