ЮИД укучылары юл иминлеге кагыйдәләрен кабатлады
Яз җитү белән юлларда хәрәкәт арта: велосипед һәм самокатта йөрүчеләр күбәя. Шушы чорда иминлек кагыйдәләрен искә төшерү аеруча мөһим. Актаныш районы 2 нче санлы мәктәбенең ЮИД отряды укучылары үз белемнәрен ныгытып, практик күнекмәләрен арттырдылар.
Көннәр җылыну белән урамнарда хәрәкәт җанлана: велосипедта һәм самокатта йөрүчеләр саны арта. Бу исә юлларда иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәүне таләп итә.
Актаныш районы 2 нче санлы мәктәпнең ЮИД отряды укучылары велосипедта йөрү осталыкларын камилләштерделәр, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Үз белемнәрен тикшерү максатыннан алар махсус билетлар чиштеләр, каршылыклар аша үтеп, практик сынауларда катнаштылар.
Әлеге чара укучылар өчен бик тә әһәмиятле. Ел саен язгы каникуллар алдыннан Л.И.Ибрагимова, А.М.Хабибуллина тарафыннан Актаныш районы ГБУ БДД бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р.Мөхәммәтова чакырылып, файдалы һәм кирәкле очрашу оештырыла.
Очрашу барышында ЮИД укучылары зур тырышлык һәм җаваплылык күрсәтеп катнаштылар, үзләренең юл кагыйдәләрен яхшы белүләрен расладылар.
Алда укучыларны тагын да җитди сынау көтә — апрель ахырында район күләмендә «Имин көпчәк» («Безопасное колесо») бәйгесе узачак. Катнашырга теләүчеләр күп, шуңа күрә һәркемгә ныклап әзерләнергә кирәк.
Чара ахырында барлык укучылар да истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев