Су һәм янгын фаҗигаләрен булдырмыйк: ата-аналарга мөһим мөрәҗәгать
Актаныш районы балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе ата-аналарга мөрәҗәгать итә:
Җәйге чорда суда бәхетсезлек очраклары һәм янгыннар чыгу куркынычы арту сәбәпле, балаларны контрольдә тотуны көчәйтергә кирәклеге турында кисәтә.
Суда фаҗигаләрне булдырмас өчен:
- Балаларга билгеләнмәгән урыннарда, өлкәннәр күзәтүеннән башка су коенырга рөхсәт итмәгез.
- Балаларны суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә һәм беренче ярдәм күрсәтү алымнарына өйрәтегез.
- Йөзү өчен кулланыла торган җайланмаларның төзеклеген тикшерегез.
Янгыннарны кисәтү өчен:
- Балаларны ачык ут белән (шырпы, зажигалка, шәмнәр һ.б.) ялгыз калдырмагыз.
- Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм янгын чыккан очракта ничек эш итәргә кирәклеген аңлатыгыз.
- Электр чыбыкларының һәм җылыту җайланмаларының төзеклеген тикшерегез.
- Янгын куркынычы булган сыеклыкларны һәм шырпыларны балалар ала алмаслык урында саклагыз.
Балаларыгызның гомере һәм сәламәтлеге өчен ата-аналар җаваплы!
Игътибарлы һәм сак булыгыз — фаҗигаләрне булдырмас өчен барлык куркынычсызлык чараларын үтәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев