Татар Ямалысы янында сулыкка төшкән кешеләр исән
Кичә Татар Ямалысы авылы янындагы сулыкка техника белән кешеләр төшеп киткән дип язган идек. Әле генә коткаручылардан сөенечле хәбәр килеп иреште- кешеләр исән.
Кичә, 14 декабрьдә Татар Ямалысы авылы янындагы сулыкка техника белән кешеләр төшеп китүе турында хәвефле хәбәр бар райондашларны хафага салды. Бүген коткаручылар судан халык телендә «мотособака» дип йөртелүче техниканы чыгарды. Чанада балык тотарга килгән аучылар да исән-сау. Фаҗигагә таручылар күрше Башкортостаннан булып чыккан.
Быелгы кышкы һава торышы тотрыксыз. Бүген урамда 12 градус салкын булса, иртәгә синоптиклар 2 градус кына суык булачагын фаразлый. Бер суытып, бер җылытып торганда елга-күлләрдәге бозлар да ныгытып туңмый, юка өслек авырлык күтәрергә сәләтсез.
Хөрмәтле райондашлар!
Сулыклар тигез катмый. Елга тамагында һәм кушылдыкларында, тиз агып, чишмәләр чыга торган һәм җылы сулар агып төшкән урыннарда, үсемлекләр булган урыннарда боз юкарак була. Ялгыз җәяүле өчен боз калынлыгы кимендә 10 сантиметр булырга тиеш. Караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда бозга чыкмагыз. Балаларны боз өстендә күрсәгез, битараф калмагыз, сулыктан чыгарыгыз.
Ялгыш сулык өслегендә туңмаган урынга төшсәгез, баш белән чумарга ярамый. Паникага бирелмәгез, ярдәмгә чакырыгыз. Егылу булган якка хәрәкәт итегез. Боз өстенә шуышып, кул- ларыгызны як-якка җәегез. Бозга аягыгызны салып, эреудән читкә тайпылыгыз. Үз эзегездән 3-4 метр ераклыкка шуышыгыз. Җылынырга тиз арада якындагы йортка керегез.
Хөрмәтле ата-аналар!
Балагызның буш вакытын контрольдә тотыгыз, аларның бозга чыгуына юл куймагыз, үзегез дә кермәгез. Кышкы чорда сулыкларда хәвефсезлек чараларын төгәл үтәгез. Тормышыгызны куркыныч астына куймагыз!
Бердәм коткару хезмәтенең телефоны - 01, 112 (кәрәзле телефоннан).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев