Актаныш

Актаныш районы

16+
Хуш киләсең, Яңа ел!

Актанышта Яңа ел ярминкәсе гөрли!

Тиздән 2026 нчы елны каршы алабыз. Актаныш, гадәттәгечә, Яңа ел бәйрәмен мул ярминкәләре белән каршы ала.

Бүген район мәдәният каршындагы мәйдан районыбыз халкын, ерак-ераклардан кунакка кайтучыларны төрледән-төрле авыл хуҗалыгы продукциясе, сәнәгать товарлары белән каршы алды. 

Кышкы салкыннар, буран-кар уйнап торган көннәр сатучыларны куркытмый.

Актанышның авыл җирлекләрендә яшәүче, Татарстан, Башкортостан шәһәр-районнарыннан килгән эшәкәрләр сыер, ат ите, каз, тавык, үрдәк түшкәләрен ярминкәгә күпләп алып килгән. Ит-сөт ризыклары, алардан ясалган деликатес эшләнмәләр, шулай ук Актаныш сөт комбинаты сату нокталарыннан халык бер дә өзелмәде.

Яңа ел ярминкәсе барышы белән Актаныш районы башшлыгы Ленар Зарипов һәм район җитәкчеләре танышып чыкты. Ленар Рафакович ярминкәне оештыручы барлык райондашларыбызга рәхмәт белдерде, кунакларны Үзәк чыршы мәйданында булачак бәйрәм чараларына чакырды. 

Яңа ел яңа бәхетләр, яңа шатлыклар алып килсен! Бәйрәм ярминкәсен оештыручыларга, килеп үзләре җитештергән продукцияне сатучыларга, халыкка бәйрәм кәефе тудыручыларга зур рәхмәт! Махсус хәрби операциядәге якташларыбыз исән-сау әйләнеп кайтып, бәйрәмнәрне бергәләп каршыларга язсын!

Сез, районыбыз журналистлары, корреспондентлар, репортерлар Россия, республика буенча бик күп зур уңышларга ирештегез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Кайда гына йөрмисез, кая гына бармыйсыз, барысын да матур итеп, җиренә җиткереп яктыртасыз. Алга таба да зур уңышлар сезгә! - диде районыбыз башлыгы Ленар Зарипов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев