Актанышта танылган шахматчы Энгель Маннапов истәлегенә традицион Яңа ел турниры узды
Бүген Актанышта Яңа елдагы традицион спорт бәйрәмнәренең тагын берсе- Энгель Маннапов истәлегенә шахмат турниры узды. Әлеге мәртәбәле ярышта ветераннар һәм мәктәп укучылары катнашты.
Турнирны ачу тантанасында шахмат сөюче райондашларыбызны «БлагоДарение» фонды президенты, Актаныш районының шахмат һәм чаңгы спорты федерациясе рәисе Фәрит Салихов сәламләп, уңышлар теләде.
Турнир швейцар системасы буенча 7 турда узды. Җиңүчеләр 6 яшь аралыгында- 2017 елгы һәм аннан яшьрәкләр, 2015-2016 елгылар, 2013-2014 елгылар, 2010-2012 елгылар, 2007-2009 елгылар, шулай ук ветераннар арасында ачыкланды.
Шахмат турниры җиңүчеләренә бүләкләрне Энгель Маннаповның кызлары- Гөлнара һәм Диләрә ханымнар тапшырды. Бщйгенеоештырудагы хезмәтләре өчен атаклы остазлар- Татарстанның атказанган спорт осталары Илдар Имамов белән Фәим Галимовка зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев