Актаныш

Актаныш районы

16+
Хуш киләсең, Яңа ел!

«Теләкләр чыршысы»на хат язган Альмир Зиннуровның хыялы чынга ашты

Яңа елда бәйрәм мизгелләре күңелләрдә мәңге уелып кала. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Альмир Зиннуров өчен 2025 ел могҗизалар белән башланып китте. Аның теләкләре чынга ашты.

Татарстанда «Теләкләр чыршысы» поекты зур уңыш казанды, ел саен меңләгән баланың өмет-хыяллары иллюзия генә булып калмыйча чынга аша, сабыйларны гына түгел, аларның якыннарын да гаҗәпләндерә, сөендерә, шатлык хисләре тууга сәбәп була.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучысы Альмир Зиннуров «Теләкләр чыршысы»на хат язып бәхетен сынап карарга уйлый, Кыш бабайдан пульт белән идарә ителә торган конструктор сорый.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Альмирның теләген тормышка ашырды, әнисе Земфира Галләмова белән район хакимиятенә кунакка килгән Альмир белән аралашып әлеге бүләкне тапшырды.

 Земфира Рәшит кызы улы Альмирның якты өметләренә битараф булмаган җитәкчебезгә олы рәхмәтләрен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев