Игелекле гомер, иманлы күңел
Актанышта яшәүче, лаеклы ялдагы медицина хезмәткәре, ислам дине нигезләре буенча мөгаллимә Ләйсән Кадыйрова – гомерен кешеләргә хезмәт итүгә, изгелек кылуга багышлаган шәхес.
Филиза СӘЛАХОВА
Ул динле гаиләдә үсә. Әбекәе белән бабакае бик иманлы кешеләр була. Ләйсән апа әбекәенең тәрәзә янына утырып, Коръән китабын, яктыга якынрак китереп ихлас күңел белән укуын еш искә ала. Ул биш вакыт намазын калдырмаган.
– “Мине дә өйрәт әле”, – дип сорагач, әбекәй: “Вакыты җиткәч өйрәнерсең”, – дигән иде, – дип искә ала Ләйсән апа.
Бу сүзләрнең мәгънәсен еллар узгач кына тулысынча аңлый. Дин тыелган чак. Ул вакытта авылда дин тотучыларга көлеп караучылар да очрап тора. Әмма гаиләдә әдәп-әхлак, тәрбия – барысы да дин кануннары буенча була.
Хезмәт юлының башы
Яшь белгеч буларак практика үтәргә кайткан Ләйсәнне ул вакыттагы баш табиб Камәр Хәмидулла улы Яңа Әлем авылына эшкә җибәрә. Баш табибның ышанычын аклап, ул медицинага җаны-тәне белән бирелә.
Башта аны Питрәч районының Шәле авылына билгеләргә уйлыйлар. Әмма Ләйсән апаны тәрбияләп үстергән әбисе: “Их, сине күрергә тилмереп үләм икән”, – дип елап каршы төшә. Бәлки нәкъ менә шул хәл аның язмышын да үзгәрткәндер.
Яңа Әлем авылында эшләгәндә ул Мирзахәниф исемле егетнең әбисенә укол ясарга йөри башлый. Шунда танышып китәләр.
– Аллаһы Тәгалә безне кавыштырды. Бергә яши башлавыбызга инде 53 ел, – ди Ләйсән апа.
36 ел – медицинада
Ләйсән Кадыйрова Актаныш үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә 36 ел да
7 ай хезмәт куя. Аның төп бурычы – булачак әниләрнең сәламәтлеге, сабыйларның исән-сау тууы.
Булачак әниләр белән ул һәрвакыт ягымлы, елмаеп сөйләшә. Кешеләр дә аны бүгенгә кадәр җылы итеп искә ала.
– Үземнең эшемне яратып башкардым. Урамда күргәч тә кочаклап алалар. Үзем дә кешеләрне яратам. Аллаһ туры юлны күрсәтте, әлхәмдүлилләһ, дин юлына бастым. Кешеләрне яратканга күрә белгәнемне башкаларга да өйрәтәсем килә, – ди ул.
Гаилә – гомерлек терәк
Ләйсән һәм Мирзахәниф Кадыйровлар бүген дә бер-берсенә карата зур хөрмәт һәм ихтирамлы карашта.
– Яшь чакта мәхәббәткә дә, тормышка да җиңелрәк карыйсың. Балалар үстерәсең, эшкә йөрисең, ир-ат игътибардан читтәрәк тә кала. Ә хәзер без бер-беребезгә бик кирәк. Еллар узган саен хөрмәт ныгый гына, – ди Ләйсән апа.
Мирзахәниф абый да тормыш иптәшенә рәхмәт сүзләрен кызганмый:
– Карчыгым аш-суга бик оста, безне тәрбияләп тора, – ди ул.
Кадыйровлар гаиләсендә ике бала – Илнар белән Гөлнар. Киленнәре Ләйсән, кияүләре Азат. Бүген аларны дүрт онык, бер оныкчык сөендерә.
Лаеклы ялда –
тырыш тормыш
Лаеклы ялга чыккач та Кадыйровлар тик утырмый. Алар умарта тота, тавык асрый, бакча карый.
– Бәләкәйдән үк умарта асрап яшим. Үткән ел 5 центнердан артык бал алдык, быел 3,5 центнер булды. Аллаһка шөкер, дистәгә якын умартабыз бар, – ди Мирзахәниф Тимершәех улы.
Аның җиңел машинасы бар, алар урманга йөрергә дә яраталар: җиләк, балан, гөмбә җыялар.
Сәламәтлекне саклау да алар өчен мөһим. Рационда файдалы ризыклар күп: боткага алма, банан кушалар, эремчек ашыйлар, кишер согы, сарымсак согы кулланалар, балык мае һәм витаминнар эчәләр. Көн саен саф һавада йөрергә тырышалар.
Дин – күңел тынычлыгы
Ләйсән апа дин юлына акрынлап килә. Башта үзе намазга баса, соңрак ире дә кушыла.
– Өйләнешкәндә Мирзахәниф “Фатиха”, “Ихлас” сүрәләрен белә иде. Кайчак төнлә кизү торганда авырулар яныннан борчылып- куркып кайтам, ул мине догалар укып өшкерә иде. Шулай итеп Аллаһы Тәгалә безне дингә алып килде, – ди Ләйсән Баян кызы.
Бүген алар икесе дә намаз укыйлар, ураза тоталар, Коръән укыйлар. Төнге нәфел намазларына да торалар.
Хаҗ сәфәрендә дә булганнар. Ләйсән Кадыйрова 2012 елда беренче тапкыр хаҗ кылып кайта, 2015 елда тормыш иптәше белән бергә баралар. 2025 елда гомрә хаҗын да үти.
– Барыбызга да җәннәттә очрашырга насыйп булсын. Шәкертләремне дә, халыкны да шул юлга чакырам, – ди ул.
Күршеләр белән бәхетле
Кадыйровлар үзләренең күршеләре белән дә бик тату яши. Алар күршеләренең игелекле булуына ихлас сөенәләр.
Бер як күршеләре – Инсаф һәм Зөһрә Хәбибуллиннар. Өйдә ут күренмәсә дә, хәл белешеп шалтыратып торалар. Балалары да якын кешеләр кебек.
Икенче якта Азат белән Гөлфирә Разовлар яши. Бервакыт гаражны кирпеч белән тышлау мәсьәләсе тугач, Азат күрше киң күңеллелек күрсәтә.
– “Кирпеч белән тышлагыз, бәрәңге бакчасын да шул килеш калдырыгыз. Кешегә ике метр җир җитә”, – дигән ул, – дип искә ала Ләйсән апа.
Моннан тыш, Фәрит белән Нурия Салиховлар, Гаяз белән Альбина Авзаловлар, Роберт абый, Рәмзия күршеләр – барысы да ярдәмчел, игелекле кешеләр.
– Пәйгамбәребез хәдисендә болай диелә: кешенең дөньяви бәхете – яхшы тормыш иптәше, торыр өчен йорт, яхшы күрше һәм йөрер өчен транспорт. Әлхәмдүлилләһ, без – бәхетле кешеләр, – ди Кадыйровлар.
Шөкер итеп яшәү
Бүген Ләйсән Кадыйрова кешеләргә киңәшләр бирә, сәламәт яшәү рәвеше һәм дини гыйлем белән уртаклаша.
– Һәркөнне туганнарга, күршеләргә, шәкертләремә дога кылам. Кешегә мохтаҗ булмыйча, сәламәт яшәргә насыйп булсын, – ди ул.
Изгелек, хезмәт сөючәнлек, иман һәм кешеләргә мәхәббәт – Ләйсән Кадыйрова гомеренең төп кыйммәтләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев