Лилия Вәлиева: Күңелемдә җыр булганга сөям тормышны!
Әй, язмыш, язмыш!

Лилия Вәлиева: Күңелемдә җыр булганга сөям тормышны!

Райондашыбыз Лилия Шәүкәт кызы Вәлиева Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уздырылган III Бөтенроссия күпжанрлы «Сәнгать шарлавыгы-Водопад искусств» конкурс-фестиваленең җиңүчесе булды. Лилия «Инструменталь башкару (фортепиано)» номинациясендә (50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр категориясе) «Көз» прелюдиясен тирән хис-кичерешләр белән башкарып, I дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булды. Бу конкурста җиңү Лилиянең беренчесе түгел, соңгысы да булмас. Коляскада хәрәкәтләнсә дә, ул үзенең тормышны яратуы, сәләте, таланты белән сокландыруын дәвам итә. Моңлы, матур тавышы белән сәхнәләрне балкыта. Мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар өчен республикакүләм «Татарстан энҗесе» матурлык конкурсында «Татарстанның иң якты энҗесе» номинациясендә җиңүе аның гомер юлын бизәүче вакыйгаларның берсе.

Туган як һәрчак истә ул

Ерак Үзбәкстанда туып-үскән, соңыннан әти-әнисенең туган ягына- Татарстанга кайтып, Кайбыч авылында яшәгән гүзәлкәй кайчандыр Актаныш авылының кай тарафта икәнлеген дә белмәгән. Ә хәзер ул киләчәген Актаныштан башка күз алдына да китерә алмый. 

Лилиянең әти-әнисе яшь чакларында «голодная степь» дип аталган киң далаларны үзләштерергә Үзбәкстанга барып төпләнгәннәр. Әтисе Шәүкәт Татарстанның Апас районыннан, әнисе Сәгъдәнә Пермь якларыннан. Шунда алар очрашып, гаилә корганнар.

Лилия фатирларында һәрвакыт татар теленең яңгырап торуын искә ала, әти-әнисе, кунакка килгән туганнары ана телендә сөйләшә, җырлар җырлый. Татар җырлары, моңлы көйләр гаилә тормышының аерылгысыз өлеше булган. 

Үзбәк халкының иң матур сыйфатларының берсе — кунакчыллык. Алар һәрвакыт олыларны ихтирам итә, кунакны түренә утырта, аңа иң яхшы сый-хөрмәтен тәкъдим итә. Бу гореф-гадәтләр Лилиянең күңеленә дә тирән сеңеп калган, хәзер аның өе һәркем өчен ачык. Кем генә килеп кермәсен, Лилия аны шатланып каршы ала, тиз генә чәен куя, өстәл әзерләргә тырыша. Кунак үзен бу йортта рәхәт һәм җылы хис итсен, хуҗабикәнең ихласлыгын тойсын —аның өчен иң мөһиме шул.

Лилия үзбәк милли ашларын пешерергә ярата. Лагман, пылау, самса — бу ризыклар аның өчен гади генә аш түгел, ә балачак, туган як хатирәләре дә. Аларны әзерләгән саен, аның күңелендә балачагы белән бәйле җылы истәлекләр яңара.

Куркыныч диагноз

Лилия Вәлиева сау-сәламәт бала булып дөньяга килә — 3 900 грамм авырлыкта, буе 48 сантиметр була бәбинең. Ул гаиләдә икенче бала. Баштарак әти-әнисе аның үсешендә бернинди кимчелекләр тоймый, Лилия гадәти балалар кебек үсә. Ләкин өч яшьләр тирәсендә үзгәрешләр сизелә башлый: кызның аяклары гадәти рәвештә үсми, утырганда дөрес утыра алмый, башын боруы да кыенлаша. Әти-әнисенә күршеләре дә искәртә: «Лилия, дөрес утырмый кебек», — дип әйтәләр. Бу хәл гаиләне борчый, һәм кызны Ташкенттагы фәнни-тикшеренү институтына алып баралар. Анда Лилияне ике тапкыр тикшерәләр һәм табиблар күңелсез хәбәр җиткерә: кызның сөякләрендә авыру бар, үсешендә кыенлыклар булыр, һәм ул, бәлки, тулысынча үсә дә алмас, дип кисәтәләр. Диагноз- спондилоэпифизар дисплазия — тумыштан килүче генетик авыру, умыртка һәм озын көпшәсыман сөяк эпифизлары үсеше процесслары бозылу. Әнисенең бу хәбәрне ишетеп, үзәге өзелә, кадерле кешесенең сулкылдап озак елаганы искенә төшсә, Лилиянең хәзер дә күзләренә яшь тула. Ташкент табиблары 9 яшьтән соң сөякләре үсүдән туктаячак дигәннәре рас килә. 

Бу куркыныч диагнозга карамастан, Лилиянең тормышы дәвам итә. Әти-әнисе һәрвакыт янәшәдә: кызга дәвалау массажлары ясыйлар, курортларга алып баралар, баланы бернәрсәдән мәхрүм итмиләр. Ул Кара диңгез буйларына, Симферопольгә дәваланырга йөри, әти-әнисе: «Сиңа диңгез һавасы кирәк, тозлы су файдалы булачак», — дип аңлата. Шулай ук Лилияне Саки шәһәрендәге ләм белән дәвалау үзәгенә дә алып баралар.

Балачак вакыйгалары Лилиянең тормышында мөһим урын били: әти-әнисенең мәхәббәте һәм ныклы ихтыяры аны тормышка әзерли, көчле шәхес итеп тәрбияли.

Музыка —гомер юлдашым

Лилия Вәлиева кечкенәдән музыка белән тирәнтен шөгыльләнә. Балалар бакчасында аның талантын музыкаль җитәкче Анжелика Валерьяновна Харитонова күреп ала. Лилиянең матур җырлавын сизеп ала, һәр бәйрәмдә катнаштыра. Әти-әнисенә: «Лилияне музыка мәктәпкә бирсәгез, үзем укытыр идем», ди. 

Музыкага сәләт гаиләдән килә. Әтисе гаилә бәйрәмнәрендә, кунаклар килгәндә гармунда уйный, татар җырларын бергәләп җырлыйлар. Даланы үзләштерергә килгән гаиләләр дуслашып, бәйрәмнәрне бергә үткәрә, музыка һәрвакыт аларның юлдашы була.

Музыкаль тәрбия Лилияне һәрьяклап әйләндереп алган. Әнисе ягыннан бик күп туганнары музыка укытучылары. Хәзер дә күрешкәч, җырлашып тыра кызлар. Әти-әнисе Лилиягә «Беларусь» дигән зур пианино сатып ала, ул әле дә аның белән, өйдә урыны түрдә. Пианино Лилия өчен гади инструмент кына түгел, ә чын дусты, күңел серләрен аңлаучы юлдашы. Музыка Лилия өчен гади хоббидан бигрәк күңел дөньясын тулыландыручы, көч һәм шатлык бирүче, тормышта ныклык, сабырлык һәм дөньяга ачык булырга өйрәтүче дә.

Музыкаль мәктәпкә керү хыялы Лилиядә беренче сыйныфтан ук бөреләнә. Әмма махсус мәктәпкә балаларны икенче сыйныфтан гына кабул итәләр. Бу көннәрне кыз сабырлык белән көтеп ала. Һәм мәктәпне тәмамлаганчы сәламәт балалар белән бертигез дәрәҗәдә укый. Аңа уку йортында беркайчан да инвалид дип карамыйлар, Лилия дә үз-үзен нинди булса шулай кабул иткән. Һәр предметны яхшы үзләштерә, бигрәк тә рус теле һәм әдәбияты дәресләре аңа җиңел бирелә. Тагын берничә мизгел аны бәхетле балачагы турында гел искәртеп тора. Әтисе белән зоопаркка, кафе-мороженоега йөрүләре, күпергә чыгып, узып баручы поездларны күзәтүләре хәтерендә мәңге саклана. 

Алда әйткәнчә, Лилия мәктәп елларында сәламәт балалар белән бертигез укыган, аңа укытучылары искәрмә ясамый, башка укучылар белән дежурлык иткән, классны тәртиптә тоткан, гөлләр тәрбияләгән, тәрәзә төпләрен сөртеп торган. Ул беркайчан да үзен ким-хур итеп хис итми, һәр эшне шатланып башкара.

Урта һәм музыкаль мәктәпне Лилия яхшы билгеләргә тәмамлый, хисапчылыкка укый. 

Язмыш борылышлары

Ләкин язмыш Лилияне ерак юллар аша Актанышка алып килә. Рамил исемле егеткә кияүгә чыгып, кыз иренең туган ягы- Татарстанның иң көнчыгыш чигенә күченә. Туган йорттан, әти-әнидән еракка китү җиңел булмый. Яңа җиргә ияләшү аңа бик авыр бирелә. Беренче елларда ул еш кына туганнарын сагынып елаганын искә ала.

Ул вакытта бүгенге кебек мобиль телефоннар юк. Шуңа күрә Лилия еш кына телеграфка бара, әти-әнисенә шалтырата. Алар белән сөйләшү аңа көч бирә, сагыну хисен бераз булса да җиңеләйтә.

Аерылышу әти-әнисе өчен дә җиңел булмый. Кызларын ерак юлга озатканда, аларның да йөрәге сыкрый. Алар хәтта: «Бер канатыбыз өзелгәндәй булды», — дип искә алалар.

Актанышка килгәндә Лилиянең монда бер генә танышы да булмый. Аны Кайбычтан ире Рамилнең туганнары алып кайта. Яңа җир, таныш булмаган кешеләр, ерак аралар — болар барысы да башта авыр тоела. Туган якларга теләсәң дә еш кайтып булмый, ара бик ерак.

Шуңа күрә туганнар белән елга бер генә тапкыр күрешү насыйп булган чаклар да бар. Кайчак Лилия үзе Кайбыч якларына кайтып килә, кайчак әти-әнисе кунакка килә. Һәр очрашу — зур шатлык, ә саубуллашу янәдән сагышлы уйларга сала.

Аралар никадәр ерак булса да, туган якка булган мәхәббәт, әти-әнисенә карата җылылык Лилия йөрәгендә һаман да саклана. Бу хатирәләр аңа көч бирә, тормыш юлын позитив рухта дәвам итәргә булыша.

Татар илендә

Актанышта үткәргән беренче көннәр Лилия Вәлиеваның хәтерендә аеруча нык уелып калган. Яңа җиргә аяк баскач, ук ул бер нәрсәне ачык тоя: монда һәр җирдә татар теле яңгырый. Урамда да, кибеттә дә, кешеләр арасындагы сөйләшүләрдә дә туган телнең тәме, яме ишетелә.

Баштарак татарча аралашу кыенлык белән бирелә. Лилия Актаныш халкының татар теленә, гореф-гадәтләренә тугрылыгына соклана. Нәкъ менә шул вакытта Лилия үз алдына максат куя: ничек кенә авыр булмасын, ул татар телен-ана телен өйрәнергә тиеш. Башта сөйләм телен үзләштерергә тели. Йорт янындагы китапханәгә языла, татар язучыларының калын-калын китапларын алып кайтып укый. Баштарак китапларны пышылдап укый, һәр сүзнең мәгънәсен аңларга тырыша. Җөмләләрне кабатлый, сүзләрне истә калдыра, әкренләп татарча сөйләшергә өйрәнә.

Лилияне Актаныш халкының туган җиренә булган мәхәббәте таң калдыра. Биредә кешеләр табигатьне аеруча кадерлиләр. Агыйдел буйлары — аларның горурлыгы. Күпләр ял көннәрендә табигать кочагына чыгып, туган якның матурлыгына сокланып, ял итеп кайта.

Күңелемдә җыр булганга сөям тормышны

Тормышында зур роль уйнаган кеше — беренче ире Рамил. Ул да балачактан инвалид. Рамил Лилиянең үзенә дә, талантына да гашыйк була. Аңа җырлар яза. Рамил Лилияне район мәдәният йортында узучы Сара Садыйкова исемендәге конкурста катнашырга тәкъдим ясый. Нәкъ менә шул көннән Лилиянең Актаныштагы иҗат юлы башлана.

Өйдә Рамил баянда уйный, җырдагы мелизмнарны ничек дөрес башкарырга икәнлеген өйрәтә, репертуар сайларга ярдәм итә. Ул Илгиз Закиров җырларын бик ярата, Лилиягә дә өйрәтә. Инсаф Хәбибуллин иҗаты да аңа бик якын. Бу яктан Лилия икеләтә бәхетле, чөнки композитор белән якыннан таныш. Лилия Инсафка иҗади кичәләренә чакыруы өчен дә рәхмәтле, анда ул Газинур Фәрухшин, Азат Тимершәех кебек зур осталар белән бер сәхнәдә җырлый, данлыклы «Агыйдел» ансамбле белән чыгыш ясый.

Лилиянең Рамилгә тагын бер зур рәхмәте — уртак уллары Азат өчен. Бүген Азат зур егет, аңа 20 яшь, әнисенең якын дусты, әни белән ул киңәшләшеп, тормыш юлында бер-берсенә терәк булып яшиләр. Лилия улына ачык өлге: авырлыклар алдында баш имәскә, хыяллардан тайпылмаска, максатларга ирешергә кирәк. 

Кызганыч, Лилиянең беренче ире Рамил белән никахы озакка бармый, төрле сәбәпләр аркасында юллар аерыла. Лилия тормышта ялгызы кала, өч ел ул Азаты белән генә яши, авырлыкларны җиңәргә өйрәнә.

Узган гомер узды инде, кадерле киләчәге! 

Тормыш бит ул көтелмәгән борылышлары белән таң калдыручан. Лилиягә гомер сукмагында Инсаф очрый. Мәсәде авылында үз көенә генә яшәгән егет белән Лилия инвалидлар өчен үткәрелгән ярышларда таныша. Тыныч холыклы, башкалар алдында чәчрәп чыкмыйча читтәрәк йөрүче ир тора-бара олы йөрәкле кеше икәнлеген һәр гамәлендә күрсәтә.

Инсаф Лилияне һәрвакыт барлык башлангычларында хуплый. Яраткан кешесен бәхетле итеп, шуннан бәхет таба алу хас аңа. Бу тормыштагы вак мәсьәләләрне чишкәндә дә, зур-зур максатларны тормышка ашырганда да нык сизелә. Бәхет менә шулай кыйпылчыклардан җыела. Лилия озак вакыт хыялында йөрткән теләген чынга ашыра, тешләрен тигезләргә брекет куйдыра. Бу процедура бик кыйммәт, пенсия акчасына яшәгән Лилия әгәр Инсафы булмаса, моңа ирешә дә алмас иде. Лилиянең һәр елмаюында Инсафка карата хөрмәт, ышаныч, таяныч булганы өчен рәхмәт чагыла. 

Гаилә тормышында башкалар өчен кечкенә, ләкин Лилия өчен бик мөһим вакыйгага да Инсаф сәбәпче. Инсаф, хатынының балачак дусты- «Беларусь» фортепианосын Кайбыч районыннан Актанышка алып кайтуга ирешә. Фургонлы машина йөртүче белән сөйләшеп, музыка инструментын сөйгәненең кулына тапшыра. 

Тормышта инвалид коляскасында хәрәкәт итү җиңелләрдән түгел. Күпфатирлы йортның икенче катына күтәрелү Лилиягә байтак проблема тудыра, кайвакыт аңа саф һаваны атналар буе тәрәзәдән генә суларга туры килгән, икенче катка менеп төшү мөмкин түгел, ярдәмче дә юк. Киңәшләшәләр дә, Лилия белән Инсаф Актаныштан ерак булмаган Әҗәкүл авылында йорт сатып алырга исәплиләр. Кредит алалар, ике-өч ел йортны үзләренә җайлаштырырга туры килә: коляска белән йөрергә махсус сукмаклар, баскычлар ясаталар, хәзер Лилия үз коляскасында өйнең эчендә дә, тышка чыгып та ярдәмсез йөри ала. 

Лилия элекке ире Рамилнең туганнары белән дә яхшы мөнәсәбәттә, алар юллар аерылса да һәрвакыт ярдәм кулы сузалар. Аларны Лилия әле дә «Апа», «Җизни» дип йөртә, һәм әлеге якынлык, ярдәм Лилия өчен тормышта төп терәк. Туганнары белән Лилия бүгенге көндә дә элемтәдә, туган көннәрне, бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр.

Лилиянең тормыш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: авырлыклардан курыкмыйча, гаилә, якын дуслар ярдәмендә кеше үз юлын таба, тормыштагы кыенлыкларны җиңә ала. Ул һәрвакыт киңәш сорый, ярдәм сорый белә, һәм шуның белән көч табып, алга баруын дәвам итә.

Лилия Вәлиева башкалардан шул ягы белән аерылып тора, ул проблема алдында югалып, туктап калмый, нинди генә очракта да чыгу юлын табарга өйрәнгән. 

Миңа кайвакыт «Лилия, синең сүзең үтә,» — диләр. Кая гына ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәм дә, һәрвакыт булышырга тырышалар, — ди.

Мәсәлән, улы Азат белем алган технология техникумы һәм социаль яклау органнары белән хезмәттәшлек Лилиягә күп уңайлыклар китерә. Электроколяска кирәк булгач, Актаныш районы инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Фәйрүзә Разетдиновага мөрәҗәгать итә, һәм Фәйрүзә апа Лилиягә кирәкле документларны кайда һәм кемгә тапшырырга икәнен аңлата. Район үзәк хастаханәсе аша, инвалидлар җәмгыятенең ярдәме белән Лилия коляска ала һәм хәзер үзен беркемгә дә артык йөк итеп хис итми.

Шулай ук Лилия социаль яклау бүлегенә социаль хезмәткәр сорап мөрәҗәгать итә. Бу эшне авылдашлары Илзира Могътазировага тапшыралар — ул Лилиянең социаль хезмәткәре генә түгел, ышанычлы дусты да. Илзира апа һәр көнне Лилияләргә килә, барлык көндәлек эшләрне башкара: тегә, чигә, ризык та әзерли, һәрвакыт ярдәм кулы суза. Лилия аңа зур рәхмәтле һәм алга таба да бергә булырбыз дигән ышанычта. Шулай ук районның медицина хезмәткәрләре — участок табиблары, шәфкать туташлары да һәрвакыт игътибарлылар. Лилия аларга да рәхмәтле.

— Кешеләрнең мәрхәмәтлелеге, күңел җылысы һәм ярдәме мине яңадан аякка бастырды, тормышка яңадан сөенечле күзләр белән карарга ярдәм итте, -ди.

Лилиянең киңәше: тормышта авырлыклар белән очрашканда үз-үзеңә ышанырга, өметсезлеккә бирелеп, кул селтәмичә алга барырга кирәк. 

Әгәр беренче ишектән керә алмасагыз, икенчесенә барыгыз, өченчесенә, дүртенчесенә керегез. Оешмаларга языгыз — алар беркайчан да кире какмый, һәрвакыт ярдәм итә, — дип киңәш итә ул.

Үзеңне ничек бар, шулай кабул итәргә, булган мөмкинлекләрне кулланырга өйрәнү — зур әһәмияткә ия. Хәтта авыр вакытта да яхшыны күрергә өйрәнергә кирәк.

Лилия актив тормыш алып баручы хатын-кыз. Ул конкурсларда чыгыш ясый, спорт ярышларында катнаша, кешеләргә ачык, аралашучан булганга, дуслары да күп. Нәкъ менә шулай яшәгәндә генә тормыш кыенлыклар җиңелә һәм яңа мөмкинлекләр ачыла.

Фотолар- шәхси архивтан.


Нет комментариев