Актаныш

Актаныш районы

16+
Әй, язмыш, язмыш!

Озатам да бу кышларны, кабат килүен көтәм

“Озатам да бу кышларны, кабат килүен көтәм”. Вәзилә Чинаеваеның “Мин – кыш кызы” дигән шигырендә нәкъ менә мәкалә башындагы юллар бар.

 

Ландыш ӘҺЛЕТДИНОВА

 

– Үзем дә шул буран төсле, бер дулыймын, бер тынам, кайчагында йоп-йомшак кар бөртегедәй булам, – дип дәвам итә ул шигъри сүзен.

– Тынгысыз җан булдым, бер минут та эшсез яши алмадым, башкаларга да тынгы бирмәдем, – дияргә ярата Вәзилә апа.

Кеше хыялсыз гына яши алмый. Үз-үзен белә башлагач та, һәркем тормыш дәрьясында үз юлын табу, һөнәр иясе булу турында уйлана. Актанышның беренче урта мәктәбендә 44 елдан артык эшләгән укытучы Вәзилә Чинаева – шундый шәхесләрнең берсе. Ул – Татарстанның атказанган укытучысы, илкүләм милли проект җиңүчесе, Россия Президенты гранты, район башлыгы гранты иясе, авторлык программалары, “50 инновацион идея” конкурслары җиңүчесе, Татарстанның мәгариф лидеры. 2023 елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Мактаулы остаз” күкрәк билгесе-медаль белән бүләкләнде.

Туксанынчы елларда мәктәп программасына “Этика һәм гаилә тормышы психологиясе” фәне кертелде. Аны безгә Вәзилә Мансаф кызы укытты. Шул вакытта ук бу мөгаллимәнең гүзәллегенә, педагоглык сәләтенә соклана идем. 2005 елның маенда аның “Авылымны күрәм төшләремдә” дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсендә минем өчен ул яңа яктан ачылды. Ә инде 2022 елда дөнья күргән “Гөлләр калды күңелдә” дип исемләнгән икенче шигырьләр җыентыгы укытучының шигьри җанлы, күпкырлы шәхес булуын кабаттан раслады. 2012 елда, Актаныш гомуми урта белем бирү мәктәбенең 100 еллык юбилеена иҗат ителгән “Саумы, белем иле!” дип исемләнгән бик саллы, эчтәлекле, тарихи китапның төп авторы да Вәзилә Чинаева булды.

Шушы мәктәптә ике дистәгә якын эшләү дәверендә Вәзилә Мансаф кызы минем кебек яшь педагоглар өчен чын мәгънәсендә остазга әверелде. Укытучылык баскычында ниндидер уңышларга ирешкән булсам, монда остазымның да өлеше бар.

Вәзилә апа туган авылын – Татар Әҗбиен бик сагына. Чыннан да, авылның табигате гаҗәеп сокландыргыч булгандыр. Чөнки туган ягына багышланган кайсы гына шигырен алсаң да, авылына чиксез мәхәббәте чагыла:

“Бик еш кына, инде ничәмә ел,

Авылымны күрәм төшемдә.

Һәрбер йортны таныйм, һәр нигезне,

Барлык авылдашлар исемдә”.

Вәзилә апа балачагын җылы хисләр белән искә ала. Әтисе Мансаф ага җитәкче урыннарда эшли, әнисе Салиха апа озак еллар Актаныш мәктәбендә татар теле укыткан, укучылары күңелендә иҗади эшләүче, балалар күңеленә юл таба белүче, яраткан укытучы булып истә калган. Укытучы һөнәрен сайлауда нәкъ менә әнисенең йогынтысы булу шиксез. Әниләре, Актаныш халкының хөрмәтле, киң күңелле, мәгърифәтле ак яулыклы әбекәе Салиха Әхмәтованы 97 яшенә кадәр карап, соңгы юлга озаттылар.

 

Тәҗрибәле педагог

 

Биш балалы зур гаиләдә үскән Вәзилә Мансаф кызы Актаныш мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтында югары белем ала. Хезмәт юлын үзе укыган мәктәптә башлый. Читтән торып укып, өстәмә югары белемгә ия була, психологлыкка диплом эше яклый. Ике дистә ел әлеге мәктәптә директор урынбасары булып эшли һәм зур тәҗрибә туплый, безнең кебек өйрәнчекләргә зур ярдәмен күрсәтә.

1986-2013 елда химия буенча 15 укучысы республика олимпиадаларында призлы урыннар яулаган. Химия фәне буенча укучыларының БДИ нәтиҗәләре елдан-ел югары була, ә бер укучысы аны 100 баллга тапшыра. Вәзилә ханым районда “Иң яхшы укытучы”, “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе” исемнәренә лаек була. Мәскәү шәһәрендә иҗат ителүче “Химия в школе” журналында алты, республикада иҗат ителүче “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналларында ике дистә дәрес эшкәртмәсе басыла. 25 ел буена химия-биология укытучыларның район методик берләшмәсен дә җитәкли ул.

Бакча мөдире буларак, бүгенге икенче мәктәп бакчасына нигез салган, шул елларда Мәскәүдә Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша. Фотосурәте Татарстан Мәгариф министрлыгы каршындагы Мактау тактасын бизи.

Педагог “Агыйдел” ансамблендә дә бии, укытучыларның туристлар командасы составында республика данын яклый. Болардан тыш, оста рәссам, тегә, чигә, бәйли, матур итеп, чәчәкләре күз явын алырлык, бакча гөлләре үстерә.

Яшь укытучылар белән эшләү дә Вәзилә ханымның игътибар үзәгендә иде. Алар өчен консультацияләр үткәрә, методик һәм педагогик журналлар, китаплар, техник чаралар белән эшләргә өйрәтә, үзе дә республика, район укытучыларына ел саен ачык дәресләр оештыра, тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша иде.

– Бары тик белемле, тәрбияле кеше генә дөньяны күркәм итә ала. Мин шуңа ышанып яшим, – ди Вәзилә Мансаф кызы. – Укытучы хезмәтен яратсаң, укучыларга да, үзеңә дә ул канәгатьләнү китерә, яшәү дәрте өсти, иҗат итү теләген кузгата.

Вәзилә апа тормыш иптәше Равил абый белән бик матур гомер кичерә. Уллары Айдар, кызлары Алсу, үз гаиләләрен корып, матур гына тормыш итәләр. Вәзилә апа белән Равил абыйның 5 оныгы әби-бабаларын яраталар, җәй айларында алар янына авылга кайталар, булдыра алганча ярдәм
кылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев