Актаныш

Актаныш районы

16+
Әй, язмыш, язмыш!

Туганлык җебе нык

Буыннар чылбыры

Филиза СӘЛАХОВА

“Тарихта без эзлебез” фестиваленең Актанышта узган район бәйгесендә Усы авылыннан Нурлыевлар үз нәселләренең туганчыллыгын, бердәмлеген күрсәттеләр.

Алар фестивальдә Фәрхетдин Нурлыев гаиләсенең дүрт буын нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте. Балалар, оныклар, оныкчыкларның исемнәре дә урын алган. Фәрхетдин Нурлыевның 8 баласы, 23 оныгы, 8 оныкчыгы бар икән. “Тарихта без эзлебез” бәйгесендә дә аның балалары, оныклары һәм оныкчыклары чыгыш ясады.

– Безнең җиде буын шәҗәрәбез дә бар. Әтием Фәрхетдин исемле, аның әтисе – Насертдин, аның әтисе – Гайбетдин. Без сигез балалы гаиләдә үстек. Мин – төпчеге, гаиләм белән төп йортта яшим. Дүрт апам, өч абыем бар, аларның дүртесе авылда калдылар. Туган нигезне онытмыйлар, эзне суытмыйлар. Туганлык җепләрен сакларга, нәселне таркатмаска тырышып яшибез, – дип таныштырды Усы авылыннан Фәнис Нурлыев.  

Нурлыевлар кич утыру йоласын сәхнәләштерделәр. Фәнис Нурлыев җитәкчелегендә бертуганнар, аларның балалары, оныклары сәхнәдә үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Төп нигезгә дога кылып, әти-әниләрен искә алдылар. Бергәләп мөнәҗәт әйттеләр.

– Әткәй-әнкәй, туганнар, күршеләр белән бергә җыелып, кич утыралар иде. Без, бала-чага, алар тирәсендә булдык. Кич утырганда кул эшләре белән шөгыльләнделәр. Җеп эрләп, йомгак чорнап, оекбаш-бияләй бәйләп, җырлап утырдылар. Иң истә калганы: барысы бергә өстәл артында тәмләп чәй эчәләр иде. Әнкәй пешерергә оста иде безнең.

Без әткәй-әнкәй тәрбиясендә 8 бала үстек. Барыбызны да башлы-күзле иттеләр. Тормыш алып бару бер дә рәхәт булмагандыр аларга. Бөтен эш кулдан башкарылды. Шуңа карамастан, күңелле итеп яшәделәр. Әткәй спектакльдә катнаша иде. Мин төп йортта калгач, әткәй-әнкәй белән иң озак яшәүче балалары аларның. 4 апам, 3 абыем бар, – дип сүзен дәвам итте Фәнис Фәрхетдин улы.

Әтиләре 1942 елда сугышка алынып, диңгез флотында 5 ел хезмәт иткән. 1947 елда гына авылга кайткан. Бик матур диңгезче киеме киеп, моряк биюен биергә яраткан. Татар биюен дә оста итеп башкарган. Элекке кешеләр үз күңелләрен үзләре күреп, бик күңелле яшәгәннәр. Ачлы-туклы булсалар да, клубта спектакль куйганнар, кунакка йөрешкәннәр.

– Әнкәебез дә бик уңган кеше булды. Бик тәмле пешерә, кул эшенә оста иде. Бервакытта да тик утырмады. Гаиләдә 8 бала бит, барысына да, йон җегерләп, оекбаш бәйләп өлгертергә кирәк. Телевизор караганда да эшсез тормады. Алдында я йон эрләү кабасы, я бәйләм инәсе һәм йомгагы булыр иде. Шундый матур паласлар тукып бирде ул безгә. Һәрбер кызына бирнәне үз куллары белән әзерләде, – диде кызларының берсе.

– Чәкчәк – татар халкының иң олы күчтәнәче. Туйлар вакытында иң затлы бүләк шулдыр. Кунакка чәкчәксез бармадылар. Элек ул чәкчәкне авылда бер генә кеше пешерде. Аны өйдән-өйгә чакырып йөрттеләр. Әнкәй чәкчәк пешерү остасы булды. Кияүгә барасы кызның өенә берничә кеше җыелып, күп итеп чәкчәк пешерә иделәр.

Элек туйда гына булса, соңга таба бу татлы ризык башка бәйрәмнәргә дә әзерләнә башлады. Гөлбаһар апабыз – әнкәйнең иң олы кызы, аның эшен дәвам итеп, өй буенча чәкчәк пешереп йөрде.

Чәкчәк гаиләбезнең бренды булып тора. Гөлбахар апаның кызы Луиза бу эшне дәвам итә. Луиза пешергән чәкчәкне, хәтта Россия Президенты Владимир Путинның укытучысына бүләккә алып киттеләр. Бу хакта “Ватаным Татарстан” газетасында да язып чыктылар, – диде кызларның икенчесе.

 

Оныклар белеп үссен

 

Тормыш шулай корылган, бала туа, үсә, читкә чыгып китә. Оныклар кунакка гына кайта, ләкин алар әтиләрнең, дәү әтиләрнең туган нигезен белергә тиеш.

– Усы авылы чокырлы урынга урнашкан. Элегрәк аны 100 чокырлы, 100 чишмәле дип тә йөрткәннәр. Хәзер дә әле авылның югары һәм түбән очларындагы чишмәләрдә челтерәп су агып ята. Авыл кешеләре шуннан шифалы су эчә. Безнең 3 күлебез, 1 буабыз бар, балык тотарга йөриләр. Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй күл буенда уздырыла, – дип, Фәнис Нурлыев авылның матур табигате турында сөйләп таныштырды.

Аны оныклары бирелеп тыңлады. Дәү әти сөйләгән матур сүз, файдалы киңәш үсеп килүче яшь буынның күңелендә онытылмаслык булып кереп кала бит ул. Нәсел җебе шулай ныгый бара.

Зилә Хәмәтнурова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев