7 апрель – Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне: гаилә кыйммәтләренә багышланган җылы очрашу
Бүген, 7 апрель көнне, Россиядә Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм демографик үсешне арттыруга, җәмгыятьтә ана һәм бала кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән.
«Гаилә» милли проекты кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Эльвира Хәмидуллина йөкле хатын-кызлар өчен төркемле дәрес үткәрде.
Очрашуның төп темасы «Гаиләләр: зурлар һәм кечкенәләр» дип аталды. Аралашу барышында гаилә мөнәсәбәтләренең әһәмияте, якыннарның ярдәме һәм аңлавы булачак әниләр өчен никадәр мөһим булуы ассызыкланды.
Чара ахырында катнашучыларга «Йөрәк астындагы мәхәббәт» дип исемләнгән буклетлар таратылды. Алар булачак әниләр өчен файдалы мәгълүмат һәм илһам чыганагы булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев