Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Актаныш районы " Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының мәдәният комитетының чираттагы утырышы узды

1 апрель көнне үзәк китапханәнең уку залында Актаныш районы " Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының мәдәният комитетының чираттагы утырышында Актаныш технологик техникумы укучылары район хастәханәсенең баш табибы урынбасары, табиб-гинеколог, сәламәтлек комитеты рәисе Разетдинова Анжелика Эдуардовна белән очраштылар. Кичәнең темасы "Чисталык-сәламәтлек нигезе". Кереш өлештә "Актаныш авылжирлегеара үзәк китапханә" муниципаль бюджет учреждениясе...

1 апрель көнне үзәк китапханәнең уку залында Актаныш районы " Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының мәдәният комитетының чираттагы утырышында Актаныш технологик техникумы укучылары район хастәханәсенең баш табибы урынбасары, табиб-гинеколог, сәламәтлек комитеты рәисе Разетдинова Анжелика Эдуардовна белән очраштылар. Кичәнең темасы "Чисталык-сәламәтлек нигезе". Кереш өлештә "Актаныш авылжирлегеара үзәк китапханә" муниципаль бюджет учреждениясе директоры, Актаныш районы "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының мәдәният комитеты рәисе Мавлетова Энҗе Муллануровна "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге турында сөйләде.
Табиб-гинеколог Разетдинова Анжелика Эдуардовна үз чыгышында татар кызларына нинди сыйфатлар хас булуы турында, җенси юллар белән күчә торган чирләр турында аңлатма бирде һәм кызларга киләчәктә ана булу өчен сәламәтлекләрен ничек сакларга киңәшләрен бирде. Кичәнең азагында шушы темага кагылышлы әдәбиятка укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ләйлә Айбашева китап күзәтү уздырды.
http://aktanysh.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев