Бәйрәмегез белән: «Стоматолог» җәмгыятенең медицина хезмәткәрләрен Актаныш районы җитәкчелеге котлады
Июнь аеның өченче якшәмбесе Россиядә медицина хезмәткәрләре көне. Актаныш районында бу матур мизгелләр әле бу атнада да дәвам итә. Бүген «Стоматолог» җәмгыятенең медицина хезмәткәрләрен район җитәкчеләре котлады. Бер төркем табибларга, шәфкать туташлары һәм санитар хезмәткәрләргә район башлыгының мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатына лаек булдылар.
«Стоматолог» ҖЧҖ ндә бик тәҗрибәле, халкыбыз сәламәтлеге сагында торучы фидакарь хезмәт ияләре- өч теш табибы, өч теш технигы, дүрт шәфкать туташлары, бер санитарка эшли. Табиблар, шәфкать туташларының эш стажлары 15 елдан да ким түгел, кайберләренеке 30 елга якынлаша. Хезмәт ветераннарына, Герой-аналарга һәм башка категория халыкка ОМС буенча түләүсез медицина дәвалавы оештырыла. Шулай ук түләүле хезмәтләр күрсәтелә.
Ай саен 500 кешегә медицина ярдәме күрсәтелә. Планны арттырып үтәп барабыз. Хезмәткәрләребезнең барысы да олы хөрмәткә лаек затлар,- ди директор Нәзилә Галиәхмәтова.
«Стоматолог» җәмгыяте заманча җиһазландырылган эш кабинетларына ия, быел ике махсус канәфи сатып алынган.
Баш табиб Әлфис Һадиев табибларның үз һөнәрләрен яратып башкаруларын әйтте, «Авырсалар, бер-берсен алыштырып та эшлиләр, бик бердәм коллектив без. Үзебезгә яңа коллегалар- ортопед, хирургларны эшкә чакырабыз», диде.
Актаныш районы башкарма комитетының икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан үзенең тәбрикләүләрен җиткерде:
Актаныш районында беренчеләрдән теш дәвалау клиникасы булып оешкан җәмгыять ул «Стматолог». Иң күп хезмәткәргә ия коллектив сез. Халкыбызны иң үзәккә үтә торган теш авыртуыннан коткарасыз, матур елмаю бүләк итәсез. Хезмәтегезгә, тырышлыгыгызга зур рәхмәт!
Лиана Рамилевна алдынгыларны хөрмәтләп, Актаныш районы башлыгының мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатларын тапшырды:
Нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеше өчен муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән
- табиб-стоматолог-терапевт Һадиев Әлфис Фәрих улы,
- теш табибы Вахитова Рания Гаскәр кызы,
- теш технигы Дәүләтбаев Индус Дамир улы,
- өлкән шәфкать туташы Зәнфирә Фирзинәт кызы Латыйпова,
- шәфкать туташы Лүзә Гамил кызы Бикмөхәммәтова,
- шәфкать туташы Нәкыева Раушания Ринат кызы бүләкләнде.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә намуслы хезмәте өчен муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән
- теш технигы Нугаева Гөлназ Фирдәвис кызы,
- шәфкать туташы Халикова Рәмилә Ферроль кызы,
- санитарка Талипова Алсу Митьян кызы бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев