Актаныш

Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Бүген — Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне!

Бүген ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Республикабызда 4 меңнән артык медицина хезмәткәре, 255 бригада көн саен кешеләргә ярдәмгә ашыга, йөзләрчә һәм меңнәрчә татарстанлыларның гомерен саклап кала. Һәр сәгать саен диспетчерлар 200–300 гә кадәр чакыру кабул итә. Районыбызда да ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре фидакарьләрчә намуслы хезмәтләрен куялар.

Хөрмәтле шәфкать ияләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, барлык планнарыгызның тормышка ашуын, эшегездә зур уңышлар телибез. Сезнең фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт!

Фотода — Актаныш район үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре. Алар сезнең лайкларга лаек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев