Коксаки вирусы пычрак куллар аша тарала
Россия буенча тарала торган Коксаки вирусы пычрак куллар аша тарала, дип хәбәр итә табиблар.
Экспертлар авыруны һава-тамчы юлы белән йогуын кире кага, шуңа күрә кулларны мөмкин кадәр ешрак юарга киңәш итә.
Татарстанда Коксаки вирусына кагылышлы мәсьәләләргә җавап бирүче кайнар линия эшли башлады. Ул республикада энтеровирус инфекциясе таралу турында мәгълүмат җыярга һәм авыру очракларына тиз арада җавап бирергә ярдәм итәчәк.
Чит илләрдән ял итеп кайтучыларда эчәк гриппы билгеләре табыла калса, эш көннәрендә 9: 00 дән 18:00 гә кадәр 8 (843) 238 96 84 номеры буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз. Түләүсез консультацияне шулай ук 8 (800) 555 49 43 телефоны буенча алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев