Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Сабантуйлар имин үтсен

Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйларга да күп калмады. Безнең район җирлегендә бәйрәмнәр вакытында халыкның сәламәтлеген кайгыртып, һәр җирлектә дә туклану һәм азык-төлек белән сату оештырыла. Туклануны, сатуны оештырганда санитар таләпләрнең үтәлешен тәэмин итү, иң беренче чиратта, аны оештырган шәхси эшмәкәргә яки юридик затка йөкләнә. Чөнки Федераль законның "Халыкның санитария иминлеген тәэмин...

Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйларга да күп калмады. Безнең район җирлегендә бәйрәмнәр вакытында халыкның сәламәтлеген кайгыртып, һәр җирлектә дә туклану һәм азык-төлек белән сату оештырыла.
Туклануны, сатуны оештырганда санитар таләпләрнең үтәлешен тәэмин итү, иң беренче чиратта, аны оештырган шәхси эшмәкәргә яки юридик затка йөкләнә. Чөнки Федераль законның "Халыкның санитария иминлеген тәэмин итү" турындагы 11, 15, 17 маддәсе нигезендә ул аларның бурычы булып тора. Сату ноктасында һәм туклану урынында гигиена таләпләрен халыкның сәламәтлегенә зыян китермәслек итеп оештыру зарур. Һәр елдагыча, санитар таләпләр үзгәрми. Ә аларга түбәндәгеләр куела:
Беренчедән, сату нокталарына алып чыгарыласы азык-төлек ассортименты, туклану оештырганда, меню урындагы роспотребнадзор хезмәте белән килешенергә тиеш.
Ваклап сату нокталарында түбәндәге ассортимент тәкъдим ителә:
- каты ысланган казылык белән бутерброд (суыткычта булуы һәм 3 сәгать эчендә сатылып бетүе шарт);
- камыр ризыкларыннан ватрушка, повидло белән пироглар, күмәчләр, кекс, рулет, коржик кебек кремсыз кондитер ризыклары;
- сыер, сарык, дуңгыз итеннән әзерләнгән шашлык (сату урынында пешерү шарты белән);
- юылган яшелчә, җиләк-җимеш, сок, минераль сулар;
- урында пешерелгән очракта, коймак, тәбикмәк.
Һәр сату ноктасына медицина күзәтүе үткән, бактерияләргә анализ, флюорография, тире һәм венерик авырулар табибында анализлар бирелгән нәтиҗә, гельментларга анализ, йогышлы авыру белән контактта булмавы турында белешмә, терапевттан эшкә кертелүе хакында нәтиҗәсе булган, гепатитка, дифтериягә, кызамык һәм кызылчага каршы прививкалар алган кеше генә сатуга һәм ризык әзерләүгә кертелергә тиеш.
Шул ук вакытта, санитария-гигиена минимумы үтеп, аттестация үтү зарур. Сату системаларында да ризык әзерләгән вакытта тиз бозыла торган ризыклар (сөт, сөт продуктлары, туңдырма, колбаса, ит ризыклары) бары тик суыту җайланмасы аша гына сатылырга һәм анда сакланырга тиеш. Чөнки кызу кояш астында суыту җайланмасы булмаса, микроблар тиз үрчиләр һәм йогышлы эчәк авыруларын, ризыктан агулануларны китереп чыгарырга бик мөмкиннәр.
Шулай ук, сатучы һәм пешекче шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү өчен кул юарга, сабын-сөлге белән тәэмин ителергә тиеш.
Ризыкны үлчәп биргәндә, пакетлар белән тиешенчә тәэмин ителү зарур. Полиэтилен пакетлар өчен акча алынырга тиеш түгел.
Сату ноктасын тиешле җиһазлар (соскылар, каптыргыч, бер тапкыр гына кулланылучы стакан, тарелкалар, чәнечке һәм пычаклар) белән тәэмин итү зарур.
Шашлык белән сату иткән вакытта, иткә ФN4 ветеринар белешмәсе булу шарт.
Тавык итеннән (окорочкадан) шашлык белән сату итү сальмонеллез авыруын профилактикалау йөзеннән рөхсәт ителми. Технологиясе буенча да тавык ите духовкада тиешле температурада пешерелеп бетерелергә тиеш.
Шулай ук, сатып алучыга да ризыкның нинди шартларда сатылуына игътибар итүе сорала. Соңгы вакытларда хот-дог, гамбургер кебек итле ризыклар белән сату итү күп кулланыла. Аны бары тик стационар җәмәгать туклануы урынында гына сату рөхсәт ителә. Эченә кыстырылган колбаса яки сосискалар тиешле салкын температурада сакланырга, ясалган ризыклар да суыткычтан гына сатылырга тиеш. Җәмәгать туклануында бер тапкыр гына кулланылучы гигиеник перчаткалардан эшләү санитар таләпләр буенча шарт итеп куела.
Һәр сату ноктасында һәм җәмәгать туклануы урынында юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең оешмасы турында кулланучыга мәгълүмат җиткерелергә, ризыкның бәяләре күрсәтелергә, тикшерү үткән үлчәүләр генә кулланылырга тиеш.
Сатучы чиста санитар киемнән, чәчләре җыелган, тырнаклары кыска итеп киселгән, кулларда бизәнү әйберләре булмаска тиеш.
Шашлык пешерүченең дә медицина күзәтүе үтүе һәм чиста санитар киемнән эшләве мәҗбүри.
Бәйрәм вакытында сату урыннарында вакыты чыккан, сыйфатын раслаучы документсыз ризыклар сатылырга тиеш түгел.
Сыралар бары тик стационар сату нокталарында гына сатылырга тиеш. Квасны бүлеп сату итүгә аерым таләпләр үзенең күрсәтмәсе нигезендә алып барыла. Квасның изотермик системаларының юылу, дезинфекцияләү вакыты журналда күрсәтелә. Квасның саклану вакытының кыска булуына нигезләнеп кайчан эшләнгәнлеге, нинди температура режимында сатылырга тиешлеген күрсәтү зарур.
Азык-төлекләр палаткалардан сатылырга, җиргә бернәрсә дә куелырга тиеш түгел. Чөнки табигатьтә кыр тычканнары да йөрергә мөмкин. Ул инде ГЛПС (бөер синдромлы геморрагик бизгәк) авыруы белән бик куркыныч булып тора. Шуңа күрә, алар җирдән 15 см күтәртелгән өслектә сакланырга тиеш.
Авылларда һәм район үзәгендәге бәйрәм вакытында безнең хезмәткәрләр, ветеринария, полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәреләчәк.
Санитар таләпләрне бозу очраклары ачыкланса, чаралар да күреләчәк.
Халкыбызның сәламәтлегенә битараф булмыйча, санитар таләпләрне тиешенчә үтәп, сабантуйларны авыртуларсыз үткәреп җибәрсәк иде.
Барлык райондашларны, кайткан кунакларны Сабантуй бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев