Сәламәт һәм яшь калу өчен нәрсә ашарга?
Нинди витаминнар ярдәм итә?
Витаминнарның дару формасына игътибар итәргә кирәк. Аларны бер-ике ай дәвамында, ашаганда, көненә бер-ике тапкыр эчегез.
А витамины (ретинол, каротин) көчле антиоксидант булып тора, тән тиресе өчен җавап бирә, күзнең күрү сәләтен яхшырта. Бу витамин кишер, сыер бавыры, тәрәч балыгы (треска) бавырында бар.
С витамины (аскорбин кислотасы) организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра. Аның өчен сырганак, кара карлыган, баллы кызыл борыч ашарга кирәк.
Д витамины (холекальциферол) сөяк-мускул тукымасын ныгыта (скумбрия, тәрәч, сөмбаш (семга) бавыры).
Е витамины (токоферол) тән тиресе картаю процессын акрынайта, ялкынсынуны бетерә (көнбгыш мае, миндаль, фундук).
B6 витамины (пиридоксин) нерв системасы эшчәнлеген көйли, стресска каршы торучанлыкны арттыра (фисташка, сарымсак, әстерхан чикләвеге).
Язгы чорда витминнарның дару формасына игътибар итәргә кирәк. Аларны бер-ике ай ашаган вакытта көненә бер-ике тапкыр эчегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев