Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Татарстанда 2022 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 34 объект төзелде

2022 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 1 миллиард 156,8 миллион сумга барлыгы 34 төрле объект төзелде. Гомумән алганда, үткән ел республикада илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен 4 миллиард 324,8 миллион сум бүленгән иде, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

Шулай итеп, Азнакай, Яңа Чишмә, Теләче һәм башка районнарда 28 фельдшер-акушерлык пункты, Питрәч һәм Лениногорск районнарында ике табиб амбулаториясе, Яшел Үзән районында һәм Казанда ике сырхаухнә, һәм шулай ук Әлмәт районында бер гомуми практика табибы үзәге сафка бастырылды.

 

Моннан тыш, илкүләм проект буенча 247 миллион сумга 15 сәламәтлек саклау учреждениесенә капиталь ремонт ясалды. Алексеевск, Теләче һәм башка районнарда ун сырхауханә, Зәй һәм Кайбыч районнарында өч хатын-кызлар консультациясе, Лениногорск районында бер гериатрия бүлеге һәм шулай ук Лениногорск районында медицина-санитария часте бинасы тәртипкә китерелде.

 

Сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын яхшырту, яңа җиһазлар белән тәэмин итү юнәлешендә барлыгы 1 миллион 863,1 миллион сумга 3 234 берәмлек җиһазлар, ә кан тамырлары үзәкләре, онкология диспансеры һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел звено медицина оешмаларына 22 ашыгыч ярдәм машинасы сатып алынды.

 

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру барышында йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешен кисәтү өчен 318,2 миллион сумга дарулар сатып алынды.

 

Үткән ел Татарстанда санитария авиациясе ярдәмендә 166 пациентны эвакуацияләп булды. Илкүләм проект буенча әлеге өлкәгә бүленгән финанслар 84,6 миллион сумны тәшкил итте.

 

Реклама

Моннан тыш, республикада 2 157 290 кеше медицина тикшерүе һәм (яки) диспансеризация узды. Моңа 321,6 миллион сум юнәлдерелгән иде.

 

Татарстанда медицина персоналы өчен автоматлаштырылган эш урыннары булдырылды: бу эшләрне башкаруга 222,6 миллион сум тотылды.

 

Илкүләм проект буенча шулай ук һөнәри осталык бәйгеләре үткәрү, медицина хезмәткәрләренә түләүләр билгеләр өчен дә 110,9 миллион сум күләмендә финанс чаралары каралган иде.

 

Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев