Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Тәмәкене ташлыйк!

Сүзем хатын-кызларның законнан курыкмыйча тартуы, башкаларның сәламәтлегенә зарар китерүе, дөресрәге, законга төкерүе турында булыр. Фатирга түләп кайтыйм әле, дип, бик суык булса да, чыгып киттем. Кайтканда, автобус тукталышына килдем. 40-45 яшьләр тирәсендәге ханым берүзе генә басып тора. Кибеттән алган ашамлыклар салынган пакетымны һәм сумкамны утыргычка куйдым, үтереп тәмәке исе килә...

Сүзем хатын-кызларның законнан курыкмыйча тартуы, башкаларның сәламәтлегенә зарар китерүе, дөресрәге, законга төкерүе турында булыр.

Фатирга түләп кайтыйм әле, дип, бик суык булса да, чыгып киттем. Кайтканда, автобус тукталышына килдем. 40-45 яшьләр тирәсендәге ханым берүзе генә басып тора. Кибеттән алган ашамлыклар салынган пакетымны һәм сумкамны утыргычка куйдым, үтереп тәмәке исе килә бит. Берәр ир заты әле генә тартып утыргандыр да, автобуска утырып киткәндер, дип, ханымга әйтим генә дигән идем, күземә күренәме дип торам, аның кулында утлы тәмәке күреп алдым, шоктан авызымны ачтым да калдым. Полиция идарәсе янда гына. Курку да юк, оят та юк. Саф һава суларга чыккан кеше буларак, әйберләремне урында калдырып, читкәрәк китеп бастым. Ханым иркенләп тәмәкесен тартып бетерде дә, төпчеген чүп савытына атты.

Моңа нотация укып тору файдасыз, югарыдан килгән законга буйсынмаган кеше мине тыңламаячак та бит инде, бусы - көн кебек ачык. Сабантуйдагы сатучы кызларның, Президентыбыз шунда булуына карамастан, тәмәке пыскытуы турында бер мәкалә язган идем инде. Әлеге дә баягы бер сүз. Якташларым, бигрәк тә яшь кызларыбыз, ташлагыз шул юк нәрсәне, беренчедән, акчагыз янга кала (сигарет бәясе артып кына тора), икенчедән, сәламәтлегегезне саклыйсыз, өченчедән, булачак балаларыгызга, бигрәк тә, кызларыгызга "үрнәк" әни буласыз бит. Заманча булып күренәм, дип бик нык ялгышасыз сез, алмагыз юлдан тайган кызлардан үрнәк. Матур итеп кияүгә чыгасыгызны да, балалар үстерәсегезне дә онытмагыз әле. Акыллы егетләр тәмәке тарткан кызларны кәләш итмәс бит. Ташлыйк тәмәкене! Тәмәке тартмаган акыллы кызлардан үрнәк алыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев