Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Сәламәтлек сагында

Хантавирус инфекциясеннән сакланыгыз!

Хантавирус инфекциясеннән сакланыгыз!

Төп симптомнар:

  • Тән температурасының кинәт күтәрелүе һәм калтырану.

  • Көчле баш авыртуы.

  • Мускулларда һәм бил тирәсендә сызлау.

  • Бөер зарарлану билгеләре.

  • Геморрагик синдром (кан савулар) һәм тромбоцитлар күләме кимү.

Бу ничек йога?

Инфекциянең төп чыганагы — кимерүчеләр (тычканнар). Вирус аларның бүлендекләре (сидек, фекалия, селәгәй) белән тузан аша яки турыдан-туры контакт вакытында йогарга мөмкин.

Саклану чаралары:

  1. Контактны чикләгез: Кимерүчеләр белән очрашудан һәм алар булган урыннардан ерак йөрегез.

  2. Җыештыру, өмә вакытында саклык: Подвалларны, сарайларны җыештырганда битлек (респиратор) һәм перчаткалар киегез. 

  3. Юешләп җыештыру: Биналарны тузан чыгармыйча, юеш чүпрәк белән җыештырыгыз һәм еш җилләтегез.

  4. Азык-төлекне саклагыз: Ризыкларны кимерүчеләр керә алмый торган ябык савытларда тотыгыз.

  5. Шәхси гигиена: Кыр эшләрендә йөргәндә яки табигатьтә ял иткәндә ашар алдыннан кулларны сабынлап юу яки антисептик белән эшкәртү зарур.

  6. Йорт яны: Кимерүчеләр үрчемәсен өчен чүп-чар өемнәрен җыештырыгыз, үләнне чабып торыгыз.

Мөһим: Беренче симптомнар пәйда булу белән кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итегез! Үз-үзеңне дәвалау гомер өчен куркыныч булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев