Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Яшел чәйгә анализ... яки тыштан ялтырый, эчтән калтырый

Беркем дә үз теләге белән хастаханә ишеген атлап керми. Нужа бабай йөртә адәм баласын, шул нужа бабай көнозын табиблар кабинеты төбен сакларга да мәҗбүр итә. Табиблар йөрәгенә юл - ... Әле кабинет төбен саклап та, тиешле табибына кабул итүгә эләгә алса - мең тапкыр шөкер кыла кеше дигәнең. Анысы өчен...

Беркем дә үз теләге белән хастаханә ишеген атлап керми. Нужа бабай йөртә адәм баласын, шул нужа бабай көнозын табиблар кабинеты төбен сакларга да мәҗбүр итә.
Табиблар йөрәгенә юл - ...
Әле кабинет төбен саклап та, тиешле табибына кабул итүгә эләгә алса - мең тапкыр шөкер кыла кеше дигәнең. Анысы өчен дә ярты нервыңны туздыра-туздыра, шыбыр тиргә бата-бата, аягүрә басып сират күперен кичәргә туры килә. Чөнки җитешеп калсаң, кабинет төбендәге кечкенә генә эскәмиягә утыра аласың, өлгермисең икән - бигайбә, үзеңә үпкәлә. Ник синең шунда кан басымың 200/110га менгән булсын - анысы үзеңнән башка берәүне дә борчымый. Стенага булса да сөялеп торасың инде! Коридор буеннан - буена сузылган чиратны ера-ера, бернигә дә артык игътибар бирмичә, ак халатлылар үтеп-сүтеп йөри. Әле бер кабинетка керәләр, ул да түгел - чыгып, янә икенчесенең ишеге артында югалалар. Иртәнге "пятиминутка"ның дәвамыдыр инде монысы.
Ярый, хуш, эләктең ди табибыңа. Иртә таңнан "күз акайтып" йөргәнең өчен якты йөз белән каршы алырлар димә үзеңне. Дорфа эндәшсәләр дә, артык игътибар бирмә - башыңдагы чәчең генә агарачак (Кызык, чират көткәндә аларның ничә бөртеге агара икән? Чәч төбе кычытып-кычытып куя инде. Әбекәй әйтә ич, башны шул ак чәчләрем генә кычыттыра, дип. Олылар белми әйтмәс).
"Табиб дарулар белән генә түгел, ә яхшы сүзе белән дә дәваларга тиеш авыруларны" дигән сүзләргә, зинһар, ышанма. Әлеге гыйбарә инде модадан төшеп калды шикелле. Әгәр кайбер табиблар сиңа карата дорфа мөгамәләдә икән - үзең гаепле! Фәкать үзең! Ир-ат йөрәгенә юл ашказаны аша, диләрме әле? Ә без аны болай үзгәртик: ак халатлылар йөрәгенә юл... Бу урында күп нокта гына куеп торам, ачуланма, укучым. Ахырын үзеңә дәвам итәргә мөмкинлек бирәм. Уйлан әле бераз.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 11 апрель, 2012 28 (9673) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев