Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Олимпия җиңүчеләре шушында тәрбияләнер әле- Аккүздә спорт мәйданчыгы ачылды

Бүген Аккүз авылында «Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында районда җиденче спорт мәйданчыгы ачылды.

Актаныш районында соңгы елларда федераль һәм республика программалары кысаларында өч дистәгә якын универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Авылларыбызның йөзен матурлап төзелгән бу спорт объектларын балалар һәм яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә үз итә.  Мәйданчык кардан арчылуга бирегә авылдашлар футбол, волейбол, баскетбол уйнарга киләләр. 

Бүген Аккүз авылы халкы да әлеге бәхеткә тиенде. Биредә район җитәкчелеге, авыл халкы катнашында спорт мәйданчыгын ачу тантанасы узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов "Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү" программасы кысаларында сафка баскан бу мәйданчык авыл халкын сәламәт яшәү рәвешенә тартуга зур этәргеч булыр дигән теләктә.

- Аккүз мәктәбендә 28 бала укый. Киләчәктә авылда сабыйлар саны артыр. Төзелгән мәйданчыклар тулы булыр, биредә каникулда авылга кайткан балалар да шөгыльләнер. Авылда моннан тыш та социаль төзелешләр күбәер,- дип Рөстәм Алмаз улы аккүзлеләрне район Советы, район башкарма комитеты исеменнән котлап изге теләкләрен җиткерде.

Район башкарма комитетының спорт,туризм һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галина Имамовага спорт мәйданчыгын котлап профессиональ туплар тапшырды. 

Спорт мәйданчыгы төзелеше 2 миллион 20 мең сумга төшкән. Авылда әлеге төзелешне планлаштыру, федераль программага кертү өчен  авыл башлыгы Галина Ибраһим кызына шактый тырышырга туры килә, аны төзетү өчен 2020 нче елдан бирле эш алып бара.

Үзара салым акчасына экспертиза ясала, ләкин пандемия вакытында финанс мөмкинлекләре чикләнә. Азмы-күпме дөньялар тынычлангач, авыл җирлеге башлыгы янә бу эшне кузгатып җибәрә. Төп ярдәмчесе- Галина Имамованың ире, Аккүз авылында туган "ИТК" җитәкчесе Зөфәр Әскать улы. Алар бергәләп барлык авырлыкларны җиңеп бу эшне башкарып чыгалар. Зөфәр Имамов мәйданчыкны котлап волейбол туплары бүләк итте.

Әлбәттә, Аккүздә спорт мәйданчыгына ихтыяҗ зур. Авыл командасы районкүләм ярышларда актив катнаша, мактаулы урыннарга лаек була. Мәктәпкә якын урнашканга укучылар өчен спорт белән шөгыльләнергә менә дигән урын бу.

- Киләчәгебез- яшьләр кулында. Авылыбызда яшьләр күбрәк калсыннар иде. Алар өчен авылда бөтен мөмкинлек бар. Хуҗалык гөрләп эшли, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты бар. Спорт мәйданчыгын саклап, кадерләп файдаланыйк,- диде Галина Имамова.

Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов та коллегасының фикерләрен куәтләде, авыл халкын спорт объектларына сакчыл карашта булырга чакырды.

 Спорт мәйданчыгын беренчеләрдән булып Рөстәм Ильясов сынап карады. Рөстәм Алмаз улы баскетбол боҗрасына тәүгеләрдән тупны салды, аңа башка кунаклар иярде. 

Спорт мәйданчыгы ачылу уңаеннан өлкәннәр дә яшьләргә фатихаларын бирделәр. Аккүз ветераннар Советы рәисе Назил Гарипов мәйданчыкның кызыл тасмаларын тантаналы төстә кисеп ишекләрен ачып кергәч җирдән этелеп мастер -класс күрсәтте.

Назил абый районкүләм өлкәннәр спартакиадасында һәрвакыт шушы спорт төре буенча җиңүләргә ирешә икән. Аны әлеге үрнәге өчен район ветераннар Советы рәисе Нурулла Нурлыев тәбрик итеп рәхмәт хаты тапшырды. 

Тантаналы чараны алып баручы мәдәният хезмәткәре Нурания Пугачева да

, башка авылдашлар да

спорт мәйданчыгын булдыруда хезмәтләре кергән һәммә кешегә рәхмәтләрен җиткерделәр, "Бәлки нәкъ шушы мәйданчыкта олимпия уеннары җиңүчеләре тәрбияләнер", диде алар.

Бәйрәмдә район һәм авыл мәдәният хезмәткәрләре җыр-моңнарын бүләк итте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев