Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актанышның иң оста савымчысы билгеле

Районыбызда 41 тапкыр үткәрелүче савымчылар бәйгесе быел 27 май көнне "Башак" хуҗалыгының җәйләвендә оештырылды. . Биредэ хуҗалыклартан савымчы, лаборант, зоотехник көч сынашты. "Наратлы " хуҗалыгының алдынгы савымчысы Дилүзә Яппарова тарафыннан бәйгенең әләме күтәрелгәннән соң, ярыш башланып китте. Савымчылар теоритик белемнәрен сынау, саву аппаратларын сүтеп-җыю, аппаратны сыер савуга әзерләү һәм сыерны...

Районыбызда 41 тапкыр үткәрелүче савымчылар бәйгесе быел 27 май көнне "Башак" хуҗалыгының җәйләвендә оештырылды. . Биредэ хуҗалыклартан савымчы, лаборант, зоотехник көч сынашты.
"Наратлы " хуҗалыгының алдынгы савымчысы Дилүзә Яппарова тарафыннан бәйгенең әләме күтәрелгәннән соң, ярыш башланып китте. Савымчылар теоритик белемнәрен сынау, саву аппаратларын сүтеп-җыю, аппаратны сыер савуга әзерләү һәм сыерны саву, сөтнең чисталыгы һәм майлылыгы буенча көч сынаштылар.
Икенче бер урында сөтнең сыйфаты өчен җаваплы лаборантлар, өченче урында зоотехниклар көч сынашты.
Берничә сәгатькә сузылган бәйгенең иң матур мизгелләре мөгаен, бүләкләү өлеше булгандыр.
Абсолют җиңүче булып, "Башак" хуҗалыгы савымчысы Гүзәл Әхмәтова калды. Ул кубок, диплом һәм кыйммәтле булэк б.н хөрмәтләнде.
Гомуми нэтиҗәләр буенча беренчелек "Башак" хуҗалыгында, икенче урында "Әнәк" агрофирмасы, өченче урында - "Чишмә" хуҗалыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев