Актаныш

Ашлаган җир аш булыр

6 август көнне хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында, бу әһәмиятле хезмәтнең асылын ассызыклау нияте белән, Аеш һәм Яңа Әлем авыл җирлекләрендә гамәли сөйләшү узды. - Ни өчен "Нигез" хуҗалыгына җыйналдык? Алар һәр елны да көзге культуралардан мул уңыш алучы хуҗалыкларның берсе. Көзге чәчүгә биредә быел да яхшы әзерлек белән кереп...

6 август көнне хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында, бу әһәмиятле хезмәтнең асылын ассызыклау нияте белән, Аеш һәм Яңа Әлем авыл җирлекләрендә гамәли сөйләшү узды.
- Ни өчен "Нигез" хуҗалыгына җыйналдык? Алар һәр елны да көзге культуралардан мул уңыш алучы хуҗалыкларның берсе. Көзге чәчүгә биредә быел да яхшы әзерлек белән кереп киттеләр, һәм аның нәтиҗәсе инде алдагы елда күренер. Яңа технологияләр белән эшли башлаган "Башак" хуҗалыгында да тәҗрибә алырлык нәрсәләр күп, мәсәлән, көз көне дә гербицид белән эшләү алымнары. Боларның барысын да күрү, тәҗрибә уртаклашу комачау итми. Бүген без алдагы ел уңышына нигез салабыз. Эшне оештыру дәрәҗәсе алдагы ел күрсәткечләрендә чагылыш табачак, - дип искәртте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов.
Ул, шулай ук, ашлама кайтару хәрәкәтен тизләтү зарурлыгын да ассызыклады. Бүгенге көндә көзге чәчүгә дип тәгаенләнгән җир ашы "Нигез", "Наратлы", "Ташкын" хуҗалыклары һәм "Әнәк" агрофирмасында гына җитәрлек күләмдә хәстәрләнгән. Башка хуҗалыкларда ул юк. Елның ничек киләсен алдан фаразлау мөмкин түгел. Бар таләпләрне үтәп, сыйфат белән чәчкәндә генә яхшыны өмет итеп булганы исә көн кебек ачык.
Узганнарга күз салсак
Уңышы белән бик мактана алмаган 2010 елда бу вакытта урып-җыю күп хуҗалыкларда тәмамланган иде инде. Август башына тулаем җыем 36 мең тонна гына тәшкил иткән. 2011 елда исә 9 август көненә 31 мең гектар мәйданнан 100 мең тонна уңыш җыеп алуга ирештек, һәм бу әле урып-җыюга нокта куйган соңгы сан түгел иде. Ул елны 1 гектардан уртача 33 центнер бөртеклеләр җыеп алынды. Шундый ук уңышы белән 2012 ел да сөендерде. 14 август көненә бу елны, урып-җыю хезмәтен 87 процентка башкарып, 124 мең тоннадан артык тулаем җыем алуга ирешкән идек. "Наратлы", "Чиялек", "Тамыр", "Нур", "Нигез" хуҗалыкларында, "Әнәк" агрофирмасында эшнең тәмамланып килгән чагы иде ул.
Бүгенге көнгә район хуҗалыкларында 40 мең тоннадан артык тулаем җыем алынды. Аның 16 мең тоннадан артыгы борчак, 19 мең тоннага якыны арыш, 17 мең тоннадан артыгы көзге бодай һәм калганын арпа уңышы тәшкил итә. 1 гектардан уртача 28 центнер уңыш алынган.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: