Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Башак» хуҗалыгы «Параллель» савым системасына күчәргә әзерләнә

Районыбызның «Башак» хуҗалыгы сөтчелек тармагында моңарчы күрелмәгән уңышларга ирешә. Көн саен хуҗалык уңганнары 27 мең тонна сөт савып дәүләткә тапшыра. Бүген, 17 гыйнварга көнлек күрсәткеч 27951 килограммга җиткән, бу узган ел белән чагыштырганда 5209 килограммга артык. Хуҗалыкның уртача бер сыеры тәүлегенә 28 килограмм сөт бирә.

"Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Ярмиев тиздән яңа савым залының эшли башлаячагын әйтте. Димәк, иң алдынгы технологияләргә нигезләнгән торакларга кертелгәч сөт күләме тагы да артачак. 
"Параллель" савым залын 3 елга якын төзиләр. Яңа фермаларны сафка бастыру 200 миллион сумга төшә.

"Параллель" савым залында һәр сыер урыны саву аппараты белән җиһазландырылган. Саву системалары хайваннарга һәм операторларга югары җитештерүчәнлек һәм уңайлылык гарантияли, сәгатенә 100-500 сыер саву мөмкинлеген тәэмин итә.
SmartStart инновацион системасы белән саву аппаратлары автомат рәвештә күтәрелә. Төймәләргә операторның  басуы да кирәкми, бу уңайлылык һәм вакытны экономияләү дигән сүз.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев әлеге савым системасының логистикага корылган булуын әйтте. 

 

- Бездәге залга бер сауганда 50 баш сыер кертелә. Ә 150 баш мал көтү залында үзенә чират җиткәнен көтеп тора. Бүгенге көндә "Башак" хуҗалыгында 1036 сөт бирә торган савым сыеры бар. Тагын 328 сыерыбыз тудыру бүлегендә, 3 айдан алар да бозаулагач, гомуми көтүлеккә чыгарылачак. 

"Параллель" савым залы безгә тиз һәм артык чыгымнарсыз җитештерүчәнлеккә ирешергә ярдәм итәчәк,- ди Илүс Ярмиев. 

"Башак" хуҗалыгы мөгезле эре терлек баш саннарын да арттырырга исәпли. Киләчәктә аларның саны 3000 баштан 3500 гә җиткереләчәк. 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев