Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Хуҗалыклар язга әзерләнә

Һәр хезмәтнең үз вакыты, үз җае. Хуҗалыкларда бүгенге көндә техниканы төзекләндерү, саклауга кую хәрәкәте бара. Әлеге эшнең оешканлыгын бәяләү максатыннан, 28-29 октябрь көннәрендә район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация һәм җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Нәфис Сәлимгәрәев хуҗалыкларны карап чыктылар. Көнүзәк мәсъәлә - Төп...

Һәр хезмәтнең үз вакыты, үз җае. Хуҗалыкларда бүгенге көндә техниканы төзекләндерү, саклауга кую хәрәкәте бара. Әлеге эшнең оешканлыгын бәяләү максатыннан, 28-29 октябрь көннәрендә район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация һәм җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Нәфис Сәлимгәрәев хуҗалыкларны карап чыктылар.
Көнүзәк мәсъәлә
- Төп проблемаларның берсе - эшче кадрлар җитмәү, - ди Илдус Хәкимов. Моның сәбәбен ерак эзлисе юк икәнен дә искәртте:
- Хуҗалыкларда механизаторларга тиешле эш шартлары булдырмый яхшыны өмет итеп булмый. Берәүнең дә салкында, я булмаса төтәсләгән мич җылылыгында корым иснәп, техника ремонтлап ятасы килми. МТПлардагы тәртип тә канәгатьләнерлек түгел: күбесендә баткак, чүп, ватык техника чәчелеп ята, - ди ул "ярда яткан ярык көймәләр"гә ишарәләп. - Шушы кимчелекләрне бетермичә без кешене, аеруча, яшь механизаторларны эшкә җәлеп итә алмыйбыз,- дип ассызыклады ул.
Эш кешесенә шартлар тудыруда өлге буларак "Башак" хуҗалыгын мисалга китерергә була. Мондагы уңайлыкларга күпләр кызыгырлык. Тракторлар юу урыны гына да үзе ни тора. Беренче кар төшкәч, чиләк күтәреп комбайн, трактор юып йөрү егетлек түгел. Техника юу станциясен сафка кую һәр хуҗалыкның көченнән килсә дә, әлегә районда ул берәү генә. Калганнар, искечә, чиләк-мунчала белән тазарта. Караулар алдыннан, техникага кыяфәт кертим, дип көзге пычрак өстеннән буяп куючылар да очрый.
Быел "Нигез", "Нур", "Нива" хуҗалыгының Чөгәнә өлешендә дә МТПларда эш шартлары уңай якка бара. Шул сәбәпле, механизаторларга да кытлык юк. "Таң" хуҗалыгында да узган ел зур яңарышлар булган иде. Нәтиҗәдә, биредә яшь механизаторлар саны артты. Ни дисәң дә, киләчәк алар кулында. Шул ук хәл Нур Баян исемендәге хуҗалыкта, "Әнәк" агрофирмасында да күзәтелә. Әлеге күрше хуҗалыкларда, шулай ук, эш кешесенә бар уңайлыклар да тудырылган. Ал тәгәрмәч кайдан йөрсә, арт тәгәрмәч шуннан йөрер, ди халык. Хуҗалыкта бар нәрсә дә җитәкчедән тора.
Хуҗалыклардагы хәлләр
Техниканы төзекләндереп саклауга куюга килгәндә исә хәлләр түбәндәгечә. Аның нәтиҗәсе белән Нәфис Сәлимгәрәев уртаклашты:
- "Нива" хуҗалыгының Чөгәнә өлешендә чәчкеч-культиваторлар саклауга куелмаган. МТП идарәчесе чәчкечләр ремонтында берүзе. Төзелгән ремонт участогы әле файдалануга тапшырылмаган. Механизаторлар фермада. Актанышбашта культиватор-тырма ремонты бетеп килә. Чәчкечләр саклауга куелган. Мастерскойда тракторлар ремонты дәвам итә. Актанышбаш МТПсын чүп-чардан арындырып, кулланылмый торган техниканы аерым зонага урнаштырасы бар. Тыңламаста, шулай ук, ремонт оешкан. Комбайннар барысы да чистартылып, ангарга тутырылган.
"Нигез" хуҗалыгында урып-җыю техникасы саклауга куелган, кимчелекләр аңлатылды. Челленджер чапкычын тиешенчә саклауга куясы бар. Тырма, катоклар ремонтланып тезеп куелган. Быел бер ремонт бүлмәсенең эчке ягы җылытылып эшләнде. СХМ бүлмәсенең тәрәзәләре алыштырылды.
"Башак" хуҗалыгында комбайннарны, чәчү комплексын саклауга куеп бетерәсе бар. Культиваторлар ремонт участогына кертелгән. Елдагыча, комбайн ремонтын башлап җибәргәннәр инде.
"Тамыр" хуҗалыгында комбайннар саклауга куелган. Бригадаларда саклауга куелган техникаларны яңадан карап бетерәсе бар. Ремонт оешкан төстә бара.
"Чишмә" хуҗалыгында, һәрьелдагыча, техника яхшылап саклауга куелган, төзекләндерү ике бригадада да оешкан төстә дәвам итә. Тырма-культиватор ремонты беткән. Чәчкечләр ремонтта.
"Ташкын" хуҗалыгында комбайннар, жир эшкәртү техникасы, чәчү комплексы саклауга куелган. Тырма, чәчкеч, культиваторлар ремонтка кертелгән.
"Алга" хуҗалыгының Чуракай бригадасында культиваторлар ремонты башланган. Әгъбәстә аларның ремонты бетеп килә.
"Эконом" хуҗалыгында техникаларны саклауга кую башланган. Комбайннар кертәсе урынга икмәк тутырылган, шунлыктан, чистартылган комбайннар тышта тора. Тырма ремонты Түбән Яхшыйда беткән.
"Нур" хуҗалыгында техника саклауга куелган, 3 чәчкеч рамына кадәр сүтелеп төзекләндерелә. 2 культиватор ремонтланган. Мастерскойда механизаторларга бүлмә эшләнә.
"Таң" хуҗалыгында ике бригадада да техникаларны саклауга куеп бетерәсе бар. Ремонт яхшы оешкан. Тырма, культиваторлар ремонты беткән. Чәчкечләр әлегә төзекләндерүдә.
"Наратлы" хуҗалыгында техника саклауга куелып беткән. Чәчкечләр ремонты башланган.
"Янаул" хуҗалыгында комбайннарны, терлек азыгы әзерләү техникасын саклауга куеп бетерәсе бар. Ремонтка жыелганнар, әле ремонт башланмаган.
"Әнәк" агрофирмасының Иске Кормаш, Әтәс бүлекчәләрендәге комбайннарны саклауга куеп бетерәсе бар. Тырма, культиватор ремонты бетеп килә. Чиратта пресс-подборщиклар, тракторлар ремонты.
Нур Баян исемендәге хуҗалыкта тырма ремонты бара. Чәчү комплексы яңа запас частьләр белән ремонтланып куелган. Комбайннар, калган барлык техника саклауга куелган.
"Актаныш" агрофирмасында комбайннарны саклауга куеп бетерәсе бар. Тырма ремонты башланган.
"Саф" хуҗалыгында комбайннар саклауга куелган. Чәчкечләрне, культиваторларны күтәртеп куясы бар. Чәчкечләрнең бер өлеше ремонтланып чыгарылган. Культиватор, тырма ремонты башланган.
Алдагы көннәрдә уңай һава шартлары торганда, техниканы саклауга куюны тәмамлап бетерәсе иде. Шуны да искәртеп китү урынлы, элек кайткан чит ил техникалары, комбайннары шактый тузды, ремонтка күп күләмдә запас частьләр сорыйлар. Хуҗалык белгечләренә моңа һәм башка күрсәтелгән кимчелекләргә игътибарын арттырасы бар, - дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев