Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

КӨН КАДАГЫНДА: “Наратлы” хуҗалыгының басу-кырларында эш тә бара, җыр да җырлана (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

2018 елның уңышына “Наратлы” хуҗалыгы яңа җитәкче белән нигез салган иде. Урып-җыю кампаниясен дә ныклы әзерлек белән каршы алды алар.

Алмаз Мосабиров җитәкчелек иткән әлеге хуҗалык бүгенге көндә урып-җыюның экваторына якынлашып килә – гомуми мәйданның 47 процентыннан икмәкне  җыйнап алырга өлгергән инде алар. 

Арыш белән көзге бодайны суктырып бетердек, борчакның да 50проценты алынды. Көннәр яңгырга китмәсә, бүген-иртәгә солы һәм арпага тотынабыз, - дип, эш барышы белән таныштырды “Наратлы”ның баш агрономы Рәшит Латыйпов.

“Наратлы” хуҗалыгында кыр корабларын Разыйм Кашапов, Назыйм Нуретдинов, Радик Кунашовлар иярли. Исламов Рәсил икмәкне теземнәргә сала, Кабиров Филүс атлы егет алтын бөрлекләрне амбарга озата, Илсур Галимҗанов янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы. Кыскасы, биредә эш сәгать теле кебек төгәл көйләнгән. Хуҗалыкның амбарларында да шул ук хәл – эш тулы куәттә оештырылган. Зимфира Гәрәева   кул астында эшләүче Римма Нуретдинова, Нурсил Хурамшин, Рамил Сөләйманов, Расих Исламов, Разыйм Маровлар сыната торганнардан түгел, булсын дип эшли алар. Шофер Рафаэль Яппаров, Илдар Исаев, Азамат Бәдретдиновлар да үз эшләрнең чын осталары. 

Реклама


Эш көйле барганда, күңелләре дә күтәренке басуда хезмәт куючыларның. Өстәвенә, Чалманарат һәм Мәсәде авыл җирлекләренең мәдәният хезмәткәрләре механизаторлар өчен ял сәгатьләре дә оештыра. Җирлек башлыклары Камил Әхмәтов, Флүрә Минһаҗетдинова җитәкчелегендәге агитбригада шул рәвешле 2018 ел икмәге өчен барган көрәшкә үз өлешләрен кертә. 

13 август көнне Илсөяр һәм Хәмит Таҗиевлар, Алинә Кашапова, Әфка Мәрдәнов, Айрат Зарипов, Ләйсәния Шәмсиева, Алмазия Билаловалардан торган коллективның җыр-моңнарын Дилфас Гәрәев бригадасы онытылып тыңлады, күңелләре белән ял итте алар. Бу көнне “Наратлы”ның басу-кырлары моңга төрелде, тора-бара дәртле җырларны янә басу техникасы тавышы дәвам итте.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X