Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ОПЕРАТИВ ХӘБӘР: Актаныш районы урып-җыюның 28,5 процентын җиңде

Бер гектардан чыккан уртача уңыш 37 центнерны тәшкил итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 13 август көненә  Актаныш районы буенча   арыш - 3612, арпа - 2408, көзге бодай 5338  гектарда җыеп алынган.
Район кырларыннан амбарларга барлыгы 50600 тонна ашлык озатылган. Бер гектардан чыккан уртача уңыш 37 центнерны тәшкил итә.  

Актаныш районы басу-кырларында урып-җыю эшләре 28,5 процентка башкарылган (48000 гектарның 13700ендә). 

Маллар  өчен печән 14400 тонна әзерләнгән, 135000 тонна сенаж базларга салынган. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 19,2 центнер азык берәмлеге туры килә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев