Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

15 яшьлек Гөлнарага ярдәм кирәк (+ видео)

Актаныш кызы Гөлнара Гәрәевага куркыныч диагноз куелган. Аңа хәзер дәваланыр өчен зур суммада акча кирәк. Лира һәм Газинур Гәрәевләр кызларының тизрәк савыгуына ышаналар. Аларның гаиләсе киң күңелле, ярдәмчел райондашларыбызның матди яктан булышуына мохтаҗ. Кыз 2012 елның март аенда авырый башлый. Кисәк башланган авыруны төрле шәһәрләрдә тикшерәләр, әмма бер ел буе...

Актаныш кызы Гөлнара Гәрәевага куркыныч диагноз куелган. Аңа хәзер дәваланыр өчен зур суммада акча кирәк. Лира һәм Газинур Гәрәевләр кызларының тизрәк савыгуына ышаналар. Аларның гаиләсе киң күңелле, ярдәмчел райондашларыбызның матди яктан булышуына мохтаҗ.
Кыз 2012 елның март аенда авырый башлый. Кисәк башланган авыруны төрле шәһәрләрдә тикшерәләр, әмма бер ел буе диярлек төгәл диагноз куя алмыйлар. Мәскәүгә җибәрәләр. Әти-әнисе кызларын шунда алып барып, 3 фәнни-тикшеренү институтында белгечләргә күрсәтә. Мәскәүнең балалар онкология һәм гематология фәнни үзәгендә диагноз куела: лейкоз.
4 ел буе шушы куркыныч чир белән көрәш бара. 2015 елның февраленә хәтле Казанда онкогематология бүлегендә химия терапиясе үтә. Көчле препаратлар, химия терапиясе организмдагы кальцийны юа, ул, үз чиратында, сөякләр-буыннар авыруы китереп чыгара. Моннан 4 ел элек йөгереп йөргән Гөлнара хәзер култык таякларында гына хәрәкәтләнә ала. Республика хастаханәләрендә дәва табылмагач, гаилә янәдән Мәскәүгә юл тота. Хәзер авыруның буыннарында көчле авыртулар еш кабатланып тора. Шуңа күрә оча-бот буыннарына эндопротез эшләргә, аннары реабилитация үтәргә кирәк. Мәскәүдәге гематология фәнни үзәге шундый операция ясарга әзер. Гөлнараның аякка басуына өмет бар. Ләкин моның өчен зур суммада матди чыгымнар сорала.
Барыбыз да бергәләп тотынсак, Гәрәевләр гаиләсенә булыша алыр идек. Балага 15 яшь, аның да үз аягында йөрисе килә. 1 млн.100 мең сум тирәсе акча ил белән тотынганда әлләни зур сумма түгел. Әмма 4 ел буе туктаусыз дәвалану юлында йөргән гаилә моны үзе генә күтәрә алмый.
15 яшьлек кызның гомерен саклап калырга теләүче изге җаннар! Зинһар өчен, ярдәм кулы сузарга тырышыгыз!
Акча күчерү өчен "АК БАРС" банкында һәм саклык банкында махсус счетлар ачылган.
Реквизитлар түбәндәгечә:
ДЛЯ РУБЛЕВЫХ ПЕРЕВОДОВ
Получатель ГАРАЕВА ГУЛЬНАРА ГАЗИНУРОВНА
Счет получателя 40817810662000969251
Банк получателя ОТДЕЛЕНИЕ N8610 СБЕРБАНКА РОССИИ Г.КАЗАНЬ
ИНН банка получателя 7707083893
БИК Банка получателя 049205603
Корреспондентский счет 30101810600000000603
Код подразделения Банка по месту ведения счета карты (для внутренних переводов по системе Сбербанка) 4286100210
Адрес подразделения Банка по месту ведения счета карты с.Актаныш, проспект Мира, 103
ДЛЯ ВАЛЮТНЫХ ПЕРЕВОДОВ
Получатель САRAEVA GULNARA GAZINUROVNA
Счет получателя 40817810662000969251
Наименование Банка получателя и адрес: SBERBANK (VOLGA-VYATSKY HEAD OFFICE) NIZHNIY NOVGOROD RUSSIAN FEDERATION
SWIFT-код SABRRUMMNA1
Код подразделения Банка по месту ведения счета карты
(для внутренних переводов по системе Сбербанка) 4286100210
БИК 049205805
ИНН 1653001805
КПП 165301001
Кор.счет 30101810000000000805
Получатель ОАО "АК БАРС" Банк г.Казань
Расчетный счет 30232810600192250001
ФИО Гараева Гульнара Газинуровна
N картсчета 40817810500195272847
Гөлнараның әнисе Лира Гәрәеваның телефон номеры - 8-937-287-53-52.
Сбербанк картасы номеры 8620 1885 0257
Видео чыганагы: http://vk.com/club48784688

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


15 яшьлек Гөлнарага ярдәм кирәк  (+ видео)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев