Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Аккошлы булдык

Без укытучы апалар белән аккошлар карарга бардык. Кыш көне нинди аккошлар булсын, дип аптырап та калгансыздыр. Әлеге аккошлар көз көне күлдә туңып калганнар. Минем әтием Илнур һәм абыем Марат аларны кереп алдылар. Аккошларның икесенең дә канатлары сынган. Хәзер алар безнең фермада яшиләр. Әнием белән кереп, аларның хәлләрен белеп торабыз, тәмле...

Без укытучы апалар белән аккошлар карарга бардык. Кыш көне нинди аккошлар булсын, дип аптырап та калгансыздыр.

Әлеге аккошлар көз көне күлдә туңып калганнар. Минем әтием Илнур һәм абыем Марат аларны кереп алдылар. Аккошларның икесенең дә канатлары сынган. Хәзер алар безнең фермада яшиләр. Әнием белән кереп, аларның хәлләрен белеп торабыз, тәмле җим белән сыйлыйбыз. Алар бик матурлар. Аккошларның кышны исән-имин чыгуларын телим. Яз җиткәч, без аларны үзебезнең яндагы күлгә җибәрәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев