Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Бер яхшылык икенчесен тарта

Сәламәтлек - иң зур нигъмәт. Кызганыч: каты авыруга дучар булучылар арасында балалар бар, алар башкаларның рухи һәм матди ярдәменә мохтаҗ. Актанышта яшәүче Дания Мухеева, бигрәк тә, яман чиргә тарыган балаларның язмышына битараф түгел. Ярдәм йөзеннән ачылган фондлар, хәйрия чаралары да аны игътибарсыз калдырмый. Авыру балаларга булышу инде гадәтенә әйләнгән. -...

Сәламәтлек - иң зур нигъмәт. Кызганыч: каты авыруга дучар булучылар арасында балалар бар, алар башкаларның рухи һәм матди ярдәменә мохтаҗ. Актанышта яшәүче Дания Мухеева, бигрәк тә, яман чиргә тарыган балаларның язмышына битараф түгел. Ярдәм йөзеннән ачылган фондлар, хәйрия чаралары да аны игътибарсыз калдырмый. Авыру балаларга булышу инде гадәтенә әйләнгән.
- Игелек эшләүнең төрле юллары бар, Дания апа, Сез үзенчәлеклесен тапкансыз, моңа нәрсә мәҗбүр итте?
- Күңелемә тынычлык табам шуңардан. Җаныма рәхәтлек, яшәвемә көч-куәт бирә. Яхшылык эшләүгә төрлечә якын килеп була, мөмкинлегеңнән чыгып - акчалата булышырга, бакчада үскән җиләк-җимеш, яшелчә белән дә ярдәм итәргә мөмкин. Мин телевизордан "5 нче канал" тапшыруларын карарга яратам. Милләттәшебез, танылган кино артисты Чулпан Хаматова оештырган фонд бар. Яман чир белән авырган балаларга ярдәм йөзеннән ачылган ул. Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә экранда телефон номерлары күрсәтелә, шуңа акча күчерәсең. Бик уңайлы. Атна саен телефоннан SMS аша 50 сум акча җибәреп барам.
- Бу гамәлегез гаиләгезнең матди хәленә ничек тәэсир итә?
- Садака кешенең малын киметми. Киресенчә, Аллаһы Тәгалә мал-мөлкәтебезне арттыра. Безнең татар халкында пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә хәер бирү элек-электән яшәп килә. Әрвахлар рухына багышлап дога кылабыз. Гадәттә, вакыт юклыкны сәбәп итәбез, аннары кая барырга, кемгә хәер бирергә икән дип тә икеләнеп каласың. Ә хәйрия фондлары безнең хәлне күпкә җиңеләйтә. SMS кына җибәрәсең. Күпме күләмдә ярдәм итә аласың, анысын инде үзеңнең мөмкинлегеңә карыйсың. Әлбәттә, без җыелган акчаларның фәкать тиешле максатлар өчен генә тотылуына ышанабыз. Авыру балаларга күчергән хәйрия акчаларыбыз аларның терелүенә сәбәп булсын, шул ук вакытта мәңгелек йортка күчкәннәрнең рухына дога булып барып ирешсен иде, дигән теләктә яшибез.
- Сез эшлисезме, әллә лаеклы ялдамы? Буш вакытыгызда ниләр белән шөгыльләнәсез?
- Коръән уку мәҗлесләрендә хәер итеп бирү өчен башмаклар бәйләргә вакыт табам. Җәй көне бакчада чәчәкләр үстерергә яратам. Хәзер лаеклы ялда булсам да, полиция бүлегендә техник хезмәткәр булып эшлим, идән юам. Хастаханәдә санитарка булып эшләп пенсиягә чыктым. Шунда бергә эшләгән Лираның кызы моннан 4 ел элек авырый башлаган иде. Аңа бөтен коллектив белән бергәләп акчалата ярдәм оештырган идек. Ул баланы терелгәндер дип уйлап йөри идем, менә тагын зур чыгымнар сорый торган дәвалауга мохтаҗ булуын ишеттем. Өйгә кайткач, иптәшем белән сөйләштек тә, аңа да акчалата булышырга кирәк дигән фикергә килдек. Башмаклар бәйләп саткан акчаны да хәйрия итеп шул балага керттем. Бәйләү-чигү эшләрен яшьтән яраттым, кул эше җан тынычлыгы бирә.
- Башкаларны да яхшылыкка чакырасызмы?
- Оешмаларда хәйрия акчалары җыялар, кайбер кешеләр үзеннән өлеш кертергә авырсына. Ул бит бары күңел җылыңны бирү дигәнне аңлата. Акча, күпме булса да, җитми инде. Тик бер яхшылык мең яхшылыкка тора. Авырсынмагыз, кемгәдер мәрхәмәтлелек күрсәтсәң, күңелгә рәхәт булып китә. Эшләгән һәрбер игелек үзеңә яхшылык белән кайта.
- Балаларыгызга да шундый киңәшләр бирәсезме?
- Җае чыккан саен: "Кулыгыздан килгәнчә, булышыгыз, хәерләрегезне бирегез, хәйрия акцияләренә кушылыгыз", - дим.
- Игелек эшләүдән тәм табып яшәүчеләр чиксез бәхетле. Кылганың үзеңә булыр, диләр бит, димәк, кеше үз бәхетен үзе таба ала?
- Игелек эшләгән - игелек күрә, явызлык кылган - явызлык күрә. Мәрхәмәтле-шәфкатьле булыйк. Тагын бер тәкъдимем бар. Тәмәке тартучыларга нык үртәләм мин. Беренчедән, үз сәламәтлекләрен бетерәләр, икенчедән, күрәләтә агу сатып алып, организмнарын агулауга күпме акча сарыф итәләр. Тәмәке тарткан ирләр һич югы берәр көн генә тартмыйча торып, шуңа китәсе акчаларын авыру балаларга бирсәләр, Аллаһы Тәгалә каршында нинди зур савапка ирешерләр иде. Беркая чыгып йөрисе түгел, банкларда чират торасы юк, кесә телефоны аша SMS-хәбәр итеп кенә җибәрәсе. "Ирләр, зинһар өчен, бер генә көн тәмәке тартмыйча торыгыз, үзегезнең, якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз, авыру балаларны сөендерергә ашыгыгыз! Алар сезнең ярдәмгә мохтаҗ", - дип ялварып әйтер идем.
- Дания апа, йөрәк җылыгыз сүрелмәсен, күңелегез мәрхәмәт нурыннан аерылмасын. Игелек кылуның тәмен тоеп яшәргә язсын һәммәбезгә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев