Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Дөньяда яктылык күбрәк...

1 511 594 сум... Ундүрт еллык игелекле эшчәнлекнең нәтиҗәсе булып, 12 декабрь көнне Игелек марафонында шул суммада хәйрия акчасы җыелды. - 2000 елда актанышлыларның күңел халәтен чагылдырып оештырылган Игелек марафонының елдан-ел дәрәҗәсен күтәрергә тырышабыз. Үзенең җылылыгы, дулкынландыргыч булуы белән башка чаралардан аерылып тора ул. Язмыш тарафыннан бирелгән сынауларның авырлыгын уртаклашырга,...

1 511 594 сум... Ундүрт еллык игелекле эшчәнлекнең нәтиҗәсе булып, 12 декабрь көнне Игелек марафонында шул суммада хәйрия акчасы җыелды.

- 2000 елда актанышлыларның күңел халәтен чагылдырып оештырылган Игелек марафонының елдан-ел дәрәҗәсен күтәрергә тырышабыз. Үзенең җылылыгы, дулкынландыргыч булуы белән башка чаралардан аерылып тора ул. Язмыш тарафыннан бирелгән сынауларның авырлыгын уртаклашырга, рухи һәм матди яктан терәк булырга мөмкинбез. Ә авыру һәм аны караган кеше бөтен авырлыкны күтәрә. Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән 2597 кеше бар районда. Шуның 122се - балалар, 98 кеше - урын өстендәге авыру, 96сы махсус коляскаларда гына хәрәкәт итә. Җәмгыятьтә аларны читкә какмыйча, күңелебез җиткәнчә, мөмкинлегебез булганча ярдәмләшеп, бер гаилә булып яшик, - дигән мөрәҗәгать белән район хакимият җитәкчесе Фаил Камаев марафонны ачык дип игълан итте. Үзе һәм гаиләсе исеменнән 28 мең сум акчалата һәм бер газ плитәсе белән ярдәм күрсәтте. Башкарма комитет җитәкчесе исеменнән 10 мең сум, хакимияттә эшләүчеләр исеменнән 41 мең сум, резерв фондыннан 100 мең сум ярдәм акчасын тапшырды.

Авыр тормыш хәлендә калучыларга җирлекләрдә һәрдаим ярдәм итеп яшәүче хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре, төзүчеләр, хокук саклау органнарында эшләүчеләр, эшмәкәрләр, банк, мәгариф, медицина, мәдәният, спорт, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр, ихлас теләкләрен әйтеп, ярдәм күрсәттеләр.

Район мәдәният сәнгатькәрләренең, "Агыйдел" җыр-бию дәүләт ансамбленең мәдәни чыгышлары, җирле телевидение хезмәткәрләренең язмыш авырлыкларын җиңеп яшәүче райондашларыбыз хакындагы видеосюжетлары марафон барышын тулы эчтәлекле итте.

Реклама

Узган ел яңалык буларак башлангыч алган "Хыяллар чынга аша" номинациясе быел да балаларга сөенечле мизгелләр бүләк итте. Иске Богадыдан Айзилә Сәлахова, Иске Айманнан Алия Гыйльмуллина, Чөгәнә авылыннан Назлыгөл Хөсәенова, Адай авылыннан Ландыш Ибраһимова, Кыркаентүбә авылыннан Рәзинә Зарипова, Татар Ямалысы авылыннан Гөлназ Госманова, Актаныштан Гөлназ Кузьмина - планшетка, Тыңламастан Чулпан Хаҗиева сенсорлы телефонга ия булды. Аларны эшмәкәрләр - Эльмира һәм Алмаз Мосабировлар һәм Ленар Газизов тапшырды.

(Игелек марафонына үз өлешләрен кертүчеләр турында тулырак киләсе саннарыбызның берсендә таныша аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев