Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Федераль Казначылыкның ТР буенча хезмәткәрләре Пучы Картлар йортына бер автобус күчтәнәч тапшырдылар (+ФОТОЛАР)

Табигать әкрен генә көзгә әзерләнә, кешелек дөньясын да ул сиздерми генә үзенә ияртә. Кемдер мул уңышка канатланып йөри. Ә башка берәүнең бакчасында алабута орлык коя… Гомер көзе дә нәкъ ел фасылындагы кебек. Кемдер баласы тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши, кемдер картлар йортында… Бәлки шул уртаклык аркасында да картлыкны сары көзләргә тиңлиләрдер дә...

Табигать әкрен генә көзгә әзерләнә, кешелек дөньясын да ул сиздерми генә үзенә ияртә. Кемдер мул уңышка канатланып йөри. Ә башка берәүнең бакчасында алабута орлык коя… Гомер көзе дә нәкъ ел фасылындагы кебек. Кемдер баласы тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши, кемдер картлар йортында… Бәлки шул уртаклык аркасында да картлыкны сары көзләргә тиңлиләрдер дә ул. Дөнья артыннан куучы кеше бер көнне туктап уйлансын, тирә-яктагы өлкәннәргә азмы-күпме ярдәм кулы сузсын, үзенә дә гомер көзе киләчәген исенә төшерсен өчен...
Актаныш районында байтак еллар инде картлар йорты эшләп килә.Илдә ятимнәр өчен балалар йортлары кирәк булган кебек, кызганычка каршы, картларныкына да ихтыяҗ зур. Бүген әлеге уртак йорт үз түбәсе астына 56 ятим җанны сыендырган, аларның күбесе үзебезнең район кешеләре, тик шулай да арада Кукмара, Кама Тамагы, Зәй, Чаллы, Азнакайдан китерелгән өлкәннәр һәм инвалидлар бар. Иң өлкән тәрбияләнүче 92 яшьтә булса, ни кызганыч, 48 яшьлек ир уртасы кеше дә сыену урынын биредә тапкан.
-Тышка, урамга чыгалар, кибеткә барып, үзләренә кирәк әйберләр сатып алалар. Китап укырга яраталар, бакча тирәсендә ярдәм итәләр, гранлар оту нәтиҗәсендә сафка бастырылган фонтанны, треножер, сенсор бүлмәләрне аеруча үз итәләр - дип таныштыра мондагы тормыш белән картлар йорты директоры Рәҗүдә Гапсәләмова.
Бер гаилә булып яшәгән үксезләр янына кунаклар да еш килә. Аеруча көтеп алганнары, мөгаен, башкала кунакларыдыр. Чөнки алар елга икешәр тапкыр, Актаныш районы кураторы Рөстәм Нуриәхмәтов белән берлектә, картлар йортында булып, Федераль Казначылыкның ТР буенча хезмәткәрләре исеменнән өлкәннәргә киемнәр, куртка-пальтолар, аяк киемнәре, китаплар, аслык һәм медикаментлар- бер автобус күчтәнәч тапшыралар. Бүген бирегә нәкъ менә шул көтеп алынган кунаклар килде.
Казначылык идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Руслан Краснов картлар белән якыннан аралашып, тәмләп сөйләште, өлкәннәрнең сүз-моңнарын тыңлады, хәлләрен белеште.
- Нәкъ менә җылы сүз, ягымлы мөгамәлә -картларыбыз шушы игътибарлы карашны тоя бүген, алар өчен нәкъ менә шунысы аеруча кадерле, - дип мондый олы ярдәмгә рәхмәт сүзләрен җиткерде ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча җитәкчесе Ландыш Бариева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев