Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Игелек кыл, рәхмәтле бул язмышыңа

Бер акыл иясеннән сораганнар: "Тормышта иң авыры нәрсә?" - дип. Ул әйткән:"Таныш булмаган, сине белмәгән кешеләргә яхшы яктан үзеңне күрсәтү, игелек кылуның бер кыенлыгы да юк. Ә менә якын кешеләреңә гомер буе игелекле булып, яхшылыклар кылып яшәү - иң авыры", - дигән. Кыйммәтле сүзләр. Яшәү барышында да төрле кешеләр белән...

Бер акыл иясеннән сораганнар: "Тормышта иң авыры нәрсә?" - дип. Ул әйткән:"Таныш булмаган, сине белмәгән кешеләргә яхшы яктан үзеңне күрсәтү, игелек кылуның бер кыенлыгы да юк. Ә менә якын кешеләреңә гомер буе игелекле булып, яхшылыклар кылып яшәү - иң авыры", - дигән.

Кыйммәтле сүзләр. Яшәү барышында да төрле кешеләр белән очрашып, аралашып,тормыш тәҗрибәсе туплыйсың. Бик күп йөзләр төссезләнә, онытыла. Шулардан йөрәккә уелып калганнары белән дөнья матур, тормыш кадерле. Кеше кадеренең, сәламәтлекнең кыйммәтен аңлауда районда инде унөченче ел үткәрелеп килүче Игелек марафоны да лаеклы хезмәт итә. Тормышта язмыш сынаулары аша үтүче райондашларыбызга ярдәм акчасы туплана ул көнне.

Реклама

Авыр хәлдә калучыларның экранда сурәтләнгән бер көне, бер мизгеле тетрәндерә, күзләрдә яшь тамчылары... Сәхнә түренә күтәрелүче һәр җитәкче, үзе, хезмәттәшләре белән тупланган ярдәмне тапшырганда: "Сезнең һәр көнне язмышка каршы барып, аның күзенә туры карап, алга атлаган һәр адымыгыз зур җиңү, безнең ярдәм сезгә этәргеч булсын..." - дип, фикерләре белән уртаклаша. Узган ел марафон вакытында 1101523 сум акча кергән иде. Быелгы марафонда район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Светлана Әхмәтова хисап тотып: "Ел дәвамында 8 утырыш үткәрелеп, 80 гариза каралды, 79 инвалидка катлаулы операцияләр ясату, кыйммәтле дарулар алу өчен 787700 сум акча бүлеп бирелде, кассада 310942 сум калды", - дип хәбәр итте.
Тулы мәгълүмат газетның Чәршәмбе, 18 декабрь 2013 95 (9841) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев