Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Игелек кылырга ашык!

5-10 сентябрьдә "Мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында һәр кешегә яхшылык кылу мөмкинлеге тудырыла. Изге гамәлләр кылырга, кешеләргә ярдәм күрсәтергә әзер булучылар безнең арада шактый. Аларның нинди урында эшләүләре, вазыйфалары, нинди эшчәнлек алып барулары мөһим дә түгел, аларны бер һөнәр берләштерә - Кеше булу! Мохтаҗ өлкән яшьтәге ялгыз яшәүчеләргә, мохтаҗ инвалидларга ярдәм итеп,...

5-10 сентябрьдә "Мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында һәр кешегә яхшылык кылу мөмкинлеге тудырыла. Изге гамәлләр кылырга, кешеләргә ярдәм күрсәтергә әзер булучылар безнең арада шактый. Аларның нинди урында эшләүләре, вазыйфалары, нинди эшчәнлек алып барулары мөһим дә түгел, аларны бер һөнәр берләштерә - Кеше булу!
Мохтаҗ өлкән яшьтәге ялгыз яшәүчеләргә, мохтаҗ инвалидларга ярдәм итеп, Кәзкәй авылыннан Нурлыев Ринат 45 кг бал, Яңа Әлемнән Ханов Айрат 8 кг бал бирде, Җәмигъ мәчетендә оешкан "Зәкат" фонды ярдәмгә физик мөмкинлекләре чикләнгән мохтаҗ кешеләр өчен 10 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтте.
Игелек үзәге хезмәткәрләре игелеккә, кайгыртуга мохтаҗ булучыларга ярдәм күрсәтергә чакыра. Ярдәм әйберләтә генә булмыйча, хезмәт күрсәтү, ягымлы караш һәм сүз аша булырга мөмкин! Элемтә өчен телефоннар: 3-10-22, 3-02-80.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев