Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

“Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе старт алды

"Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясендә катнашып, узган ел район буенча 206 мең 988 сумлык акчалата ярдәм күрсәтелде. Бер төркем эшмәкәрләр киемнәр һәм канцелярия товарлары белән булыштылар. "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе быел да старт алды һәм зур активлык белән башланып китте. Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Актанышның 1нче санлы "Умырзая" балалар бакчасын...

"Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясендә катнашып, узган ел район буенча 206 мең 988 сумлык акчалата ярдәм күрсәтелде. Бер төркем эшмәкәрләр киемнәр һәм канцелярия товарлары белән булыштылар. "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе быел да старт алды һәм зур активлык белән башланып китте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Актанышның 1нче санлы "Умырзая" балалар бакчасын ачу тантанасында катнашканда, шушы акция кысаларында бер төркем балаларга мәктәп портфельләре бүләк итте.
Аз керемле, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, авыр тормыш хәлендә калган, шулай ук, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны мәктәпкә җыендыру өчен акчалата булышлык күрсәтүчеләр елдан-ел арта. Бигрәк тә авыл мәктәпләре аңа битараф кала алмыйлар. Хәзер инде башка оешма-предприятиеләрнең дә активлыгын күрергә мөмкин. Игелек үзәгеннән алынган мәгълүматлар шул хакта сөйли.
Рәмилә Закирҗанова, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе:
- "Мәктәпкә җыенырга булыш" республика хәйрия акциясе 2007 елдан бирле яшәп килә һәм халык тарафыннан яклау таба. Шушы дәвердә 177 балага ярдәм күрсәтелде. Барлык җыелган акча 899 мең 131 сум тәшкил итте. Бу акчалар мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга сумкалар, уку әсбаплары, киемнәр алу өчен тотылды. Быел 360 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә, шуларның 48е - аз керемле, әтисез яки әнисез, күп балалы, яки авыр гаиләләрдән һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар.
Акциягә кушылып, акчалата яки әйберләтә булышырга теләүчеләрне Игелек үзәгенең икенче катында кабул итәләр. Телефоннары : 3-02-80, 3-14-11. "Магнит" һәм "Сәүдә йорты" кибетләрендә махсус урналар да урнаштырылган. Беренче сыйныфка баручылардан тыш, II-XI сыйныфка баручы мохтаҗ укучыларның да исемлеге булдырылган.
Әлеге акциягә район җитәкчелеге беренчеләрдән булып кушылды.
Район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Дания Касыймова шул хакта болай диде:
- Район Советы аппараты, район башкарма комитеты тарафыннан узган ел да бер көнлек хезмәт хакы күләмендә акча җыеп тапшырылган иде. Быел да шундый ук карарга киленде. Бер көнлек хезмәт хакыбызны туплап, 23 мең сум күләмендә җыелган акчаны Игелек үзәгенә илтеп тапшырдык. Районыбызның барлык хуҗалыкларын, оешма-предприятиеләрен, шәхси эшмәкәрләрне дә шушы "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясендә катнашырга, үз өлешләрен кертергә чакырабыз.
Хезмәт коллективлары гына түгел, шәхси затлар да игелекле эштән читтә калмаска тырышалар. Ел саен хәйрия акциясендә катнашучы Мирзашәриф Шәрәфетдинов быел да 2200 сум акчасын мәктәпкә әзерләнүче мохтаҗ балалар өчен биргән. Әлфизә Хисмәтуллина - 1000, Миләүшә Җәмилова 100 сумлык акчалата булышканнар. Коллективлардан исә 23 июльгә җәмгысы 35 мең 360 сум акча җыелган, 10 мең сумлык әйберләтә ярдәм бирелгән.
Хәйрия акциясен оештыручыларның да, аңа кушылучыларның да теләге бер генә: 1 сентябрьдә барлык укучыларның да йөзләрендә шат елмаюлар гына балкысын.
Изге Рамазан аенда кылган саваплы гамәлләр һәркемнең үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын, бүтәннәр мохтаҗлык кичермәсеннәр, хәйрия чараларына ихластан теләктәшлек белдерүчеләрнең күңелләре гел шулай изгелектә булсын.
Оешмалар Акчалата ярдәм
Уразай мәктәбе 1200
Аккүз мәктәбе 1200
Качкын мәктәбе 1600
Татар Ямалысы мәктәбе 1400
Такталачык мәктәбе 1700
Пучы мәктәбе 2150
Киров мәктәбе 1800
Киров балалар бакчасы 500
Янгын сакчылыгы 1750
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 500
Росреестр 1800
БТИ 1200
Саклык банкы 3000
Музей 1000
Ветераннар Советы 1000
ТР Казначылыгы 1160
ИП "Бакчачы" 500
"Актаныш инженерлык челтәре" ҖЧҖ 1000
"Коммунсервис- Актаныш" ҖЧҖ 1000
Социаль яклау бүлеге 600
Игелек үзәге 6000
ИП Вәҗиев 10000 (әйберләтә)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев