Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

“Мәктәпкә әзерләнергә булыш!“ акциясе

Быел, районыбызда 315 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Шуларның 42 се аз керемле, әтисез яки әнисез, күп балалы, авыр гаиләләрдән, мөмкинлекләре чикләнгән балалар. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш - 2013" VII Республика хәйрия акциясенә Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан старт бирелде. Бу акция безнең Актаныш районында да оештырылып, киң колач алды....

Быел, районыбызда 315 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Шуларның 42 се аз керемле, әтисез яки әнисез, күп балалы, авыр гаиләләрдән, мөмкинлекләре чикләнгән балалар.
"Мәктәпкә әзерләнергә булыш - 2013" VII Республика хәйрия акциясенә Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан старт бирелде. Бу акция безнең Актаныш районында да оештырылып, киң колач алды.
Районыбызда яшәүче, мохтаҗларга карата игътибарлы, ярдәмчел, мәрхәмәтле, киң күңелле кешеләр бу акциягә бик теләп кушылдылар.
"Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе барышында мәктәпкә кирәк-яраклар алу өчен акчалата, мәктәп формасы, спорт костюмы, уку әсбаплары белән ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт.
"Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе барышында барлыгы акчалата 179 988 сум акча җыелды.
Әлеге чарада актив катнашып, үзләренең өлешләрен керткән һәрбер кешегә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Саваплы гамәлләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Акция 27 август көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта дәвам итте, 42 балага уку-кирәк яраклары тутырылган букча, костюмнар тапшырылды.
1 сентябрь көнне балалар әти-әниләр, дәү әниләр, дәү әтиләр белән берлектә, шат елмаюлы кәеф белән, игътибарны бары тик укуга гына юнәлтеп, мәктәп бусагасын атлап керсеннәр иде. Илләр имин, дөньялар тыныч булып, яшәеш балаларның бары тик шат авазларына гына күмелсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев