Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

“Түбәтәйле кояш“ көн дә елмайсын

25 март көнне Казандагы "Корстон" комплексында "2014 ел хәйриячесе" республика бәйгесе сигезенче тапкыр уздырылды. Республика җитәкчеләрен, кече, урта, эре сәнәгать оешмаларын, кече бизнес вәкилләрен, шәхси эшмәкәрләрне, коммерцияле булмаган оешмаларны, хәйрия фондлары вәкилләрен, игелекле кешеләребезне бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәү, мәрхәмәтле, миһербанлы булу теләге белән бер табын артына берләштерде ул. Илебез тынычлыгы өчен...

25 март көнне Казандагы "Корстон" комплексында "2014 ел хәйриячесе" республика бәйгесе сигезенче тапкыр уздырылды. Республика җитәкчеләрен, кече, урта, эре сәнәгать оешмаларын, кече бизнес вәкилләрен, шәхси эшмәкәрләрне, коммерцияле булмаган оешмаларны, хәйрия фондлары вәкилләрен, игелекле кешеләребезне бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәү, мәрхәмәтле, миһербанлы булу теләге белән бер табын артына берләштерде ул. Илебез тынычлыгы өчен ут-су кичкән, дәһшәтле сугыш аша үтеп Җиңү яулаган ветераннарыбызның табын түрендә булып, бүгенге тормышыбыз өчен сөенеп утырулары, алдагы көндә генә Россия Президенты Владимир Путинның республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов белән очрашып, Татарстанга, аның икътисадый үсешенә югары бәя бирүе дә бәйрәм рухында чагылыш тапты. Чөнки иганәчелек - республика сәясәтенең аерылгысыз өлеше, ул безнең күңел халәтебезне, һәр эштә бер-беребезгә теләктәш булуыбызны билгели.
ТР Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләре тапшырып, аларга һәм республиканың үсеше өчен һәр көнне нәтиҗәле хезмәт куючы халкыбызга рәхмәтен белдерде. Россия, дөнья күләмендә үткәрелүче һәр чарада без үзебезне игелекле гамәлләр, якты йөз, ачык күңел белән тотрыклы яшәеш алып баручы республика буларак күрсәтәбез, ышаныч һәм казаныш яулыйбыз. Балаларны тәрбияләү, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү өчен дә, иң беренче чиратта, тотрыклы икътисад кирәк. Ә республикабызның икътисадый нигезен тәшкил итүче эшлеклеләр нәкъ менә "Ел хәйриячесе" бәйгесендә игелекле гамәлләр кылучы буларак бүләкләнәләр.
- Сигез ел эчендә республикабызда бик күп игелекле эшләр эшләдек. Уллыкка, кызлыкка балаларны тәрбиягә алучы һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм итүдә дә, тарихи истәлекле урыннарыбызны торгызуда да чагылыш таба ул. Игелекле эшләребез безнең үзебезне дә үзгәртә. Республика җитәкчелеге исеменнән һәркайсыгызга рәхмәтемне белдерәм, - диде ул. - 2007 елдан бүгенгәчә хәйриячеләр ярдәме белән 22 миллиард сум акча социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән, 1500 проект чынга ашырылган.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә иганәчеләрне бүләкләгәндә республикабызның үткәне һәм бүгенгесе белән горурлануын белдерде:
- Биш ел элек без илгә хакимият алышынуның цивилизация югарылыгындагы үрнәген күрсәттек. Рөстәм Нургалиевич җитәкчелегендә республиканың һәр тармак буенча да үсешен, яңарышын күрәбез. Бергәләп эшләп, һәр татарстанлы үзенең хезмәте, туган якка мәхәббәте белән республика казанышларына үзенең өлешен кертә, - диде.
Район хакимияте башлыгы Фаил Мисбах улы җитәкчелегендә бәйгедә катнашучы Актаныш делегациясен иҗат төркемебез Пучы җирендә - Казан-Уфа трассасы юлындагы "Протон" җәмгыятенең автозаправкасы янында каршы алды. Аның җитәкчесе Ренат Нуртдинов республикада "2014 ел хәйриячесе" бәйгесендә җиңү яулады. Игелекле гамәлләре белән район халкының хөрмәтен яулаган егетебез тантана барышында да Актаныш район инвалидлар оешмасына Лада Ларгус машинасының ачкычын тапшырды.
Ренат Нуртдинов, "Протон" җәмгыяте җитәкчесе:
- Бәйрәм тантанасында Рөстәм Нургалиевич "Добрый Татарстан - Мәрхәмәтле Татарстан" акциясен игълан итте. Татарстанда яшәүче һәр кеше мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итә. Безнең "Протон" җәмгыяте дә шул акция кысаларында ике Лада Ларгус автомашинасын игелекле гамәлләр кылучыларга бүләк итте. Берсен - Киров авылында яшәүче күп балалы Сабитовлар гаиләсенә, икенчесен - район инвалидлар оешмасына. Без - кече эшмәкәрләр мондый игелекле чаралар белән республика үсешенә ярдәм итүебезгә сөенәбез, кешеләргә яхшылык эшләүдән күңел рәхәтлеге, җан тынычлыгы алабыз.
Светлана Әхмәтова, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе:
- Районда 2000 елдан үткәрелеп килүче Игелек марафонында катнашып, Ренат Наил улы авыр тормыш ситуациясендә калган, рухи һәм матди ярдәмгә мохтаҗ райондашларыбызга ел дәвамында ярдәмләшеп яши. "Алтын йөрәкле кеше" номинациясендә һәр ел җиңү яулаучы олы йөрәкле иганәче ул. Бүген дә зур бүләкләр белән республика хәйриячеләре арасында матур үрнәк күрсәтте.
Безнең оешмага машина бүләк итте.
Бик сөендек. Республикада үткәрелүче бәйгеләрдә катнашырга да, районда, авылларда безнең ярдәм кирәк балалар-өлкәннәрнең өйләрендә булып, тормыш, яшәү шартлары белән танышу өчен дә шушы машинада йөрербез, дибез. Ринат Наилевич, сәламәт булыгыз, тигез яшәгез, балаларыгызның дәүмәтен күреп эшләп, яшәп, тапкан малларыгызның бәрәкәтен күрегез.
Шундый игелекле кешеләрне бергә туплап, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә бергәләп эшләүче район җитәкчеләренә иганәчелек ярдәме аша җитди, борчулы мәсьәләләрне хәл иткән райондашлар исеменнән рәхмәтемне белдерәм.
Фаил Камаев, район башлыгы:
- "2014 ел хәйриячесе" бәйгесендә республикада сигез ел дәвамында алып барылган эшчәнлекнең мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүдә, тарихи истәлекле урыннарны торгызудагы нәтиҗәсен видеосюжетлар аша күзәтеп, республика җитәкчеләре, үзара ярдәмләшеп яшәүче актанышлылар белән горурланып утырдым. Районда һәр эштә кулга-кул тотынып, бергәләп эшләүче егетебез Ренат Наил улының Киров авылында яшәүче күп балалы Сабитовлар гаиләсенә машина ачкычы тапшырып, сөенечле мизгелләрне уртаклашуы зәңгәр экраннар аша республика эшлеклеләренә күрсәтелде. Тантанадан соң район инвалидлар оешмасы рәисе Светлана Әхмәтовнага Лада Ларгус автомобиле ачкычын тапшырган мизгелләрне дә ТНВ каналы журналистлары 28 март көнне "Татарстан. Атналык күзәтү" тапшыруында күрсәтү өчен видеога төшерде. Районда матур башлангычларда, мәдәни-спорт чараларында да һәрвакыт иганәчелек ярдәме күрсәтүче,игелекле гамәлләр кылуда башлап йөрүче асыл егетебез ул безнең. Ренат Наил улына һәм аның кебек һәр эштә терәк булучы райондашларга, һәр көнне авыл халкының гозерләрен тыңлап, ярдәм күрсәтеп яшәүче авыл җирлеге башлыкларына, хуҗалык, оешма-предприятие җитәкчеләренә, игелекле райондашларыбызга үз исемемнән, район халкы исеменнән ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нургали улы "Ел хәйриячесе" тантанасы барышында "Добрый Татарстан - Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе игълан итте. Республиканың һәр кешесен үзенә җәлеп итүче нечкә күңеллелек, кешегә яхшылык эшләү акциясе ул. Матди ярдәм генә дигән сүз түгел бу. Бер-беребезгә игътибарлы, кешелекле булу акциясе. Табибның авыруга карата йомшак, тәмле телле булып, яхшы мөнәсәбәт белән дәвалавы, күршенең күршегә итәгать күрсәтүе, җылы итеп эндәшүе дә бу. Укытучының укучыга, әти-әнинең баласына, кечкенәләрнең өлкәннәргә илтифат күрсәтүен, хезмәттәшләрнең бер-берсенә игътибарлы булып, ярдәм итәргә омтылып торуын да үз эченә ала. Югалган телефонны, онытылып калган сумканы иясенә кайтарып бирү, һәр адымда яхшылык кылу, сөенеч бүләк итү мисалында видеосюжетлар, җылы чыгышлар, мәдәни композиция аша тантана барышында чагылдырылды да ул. Әйдәгез, район халкы белән без дә шул акцияне хуплап, һәр тармакта игелекле эшләр башкарыйк. Сөенеч сөенечкә ялганып, бер шатлык икенчесенә кушылып, тормышыбызга безнең матур яшәү рәвешебез булып керсен, үзебезне дә, янәшәдәгеләрне дә үзгәртсен.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев